Ярышлар 30-31 март көннәрендә Тулада узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Казан дзюдочысы Карина Минникаева кадетлар арасында Европа кубогының көмеш призеры булды. Ярышлар 30-31 март көннәрендә Тулада узды.
Татарстан башкаласы спортчысы ярымфиналда Италия дзюдочысы Антония Чиара Деспенза һәм россияле Элеонора Шорманованы җиңде. Беренче урын өчен көрәштә генә дә Карина Минникаева Әрмәнстаннан Сусанна Степанянга оттырды.
Кадетлар арасында Европа кубогын Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Германия, Грузия, Дания, Испания, Италия, Кыргызстан, Латвия, Молдавия, Португалия, Словакия, Таҗикстан, Төркия, Франция, Хорватия, Черногория, Чехия һәм Эстониядән 300-дән артык спортчы җыйды, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.