Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2020, 17:15

Казан лицее укучысы математика буенча халыкара «Туймаада» олимпиадасында абсолют җиңүче булды

Җиңү өчен 14 илдән 150-дән артык укучы көрәште.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). 131-нче номерлы Казан лицееның 9-нчы сыйныф укучысы Ралина Йосыпова яшүсмерләр арасында математика буенча «Туймаада» халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булды.

27-нче тапкыр уздырыла торган олимпиада 1-нче октябрьдән 6-нчы октябрьгә кадәр дистанцион форматта узды. Турнирда Казахстан, Индонезия, Иран, Болгария, Молдова, Румыния, Сингапур һәм башка илләрдән 151 укучы катнашты.

Катнашучылар математика буенча олимпиада өчен махсус төзелгән оригиналь бурычларны ике көн 5-әр сәгать дәвамында хәл иттеләр.

Шулай ук Казан укучылары төрле номинацияләрдә дипломнарга ия булды. Казан шәһәренең 131-нче номерлы лицее укучылары Галия Шәрәфетдинова һәм Ралина Йосыпова I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. II дәрәҗә диплом - шул ук лицейның унберенче сыйныф укучысы Розалина Миргалимовада. Аңа шулай ук «Мәсьәләнең матур чишелеше өчен» махсус приз да тапшырдылар.

II дәрәҗә дипломны Казанның 83-нче номерлы лицееның 9-нчы сыйныф укучысы Илнур Хәмидуллин һәм КФУ IT-лицееның 9-нчы сыйныф укучысы Регина Сабирҗанова алды.

III дәрәҗә диплом белән «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең 9-нчы сыйныф укучылары Булат Габитов һәм Тимур Гыйззәтуллин бүләкләнде. Моннан тыш, дипломны тугызынчы сыйныф укучылары Рафаэль Вәлиуллинга (131-нче номерлы лицей) һәм Әсгать Хөснуллинга (КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее) тапшырдылар.

Олимпиаданың мактау грамотасы белән Казанның 2-нче номерлы лицей-интернаты укучысы Андрей Евстафьев бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Туймаада» олимпиадасы Ерак Көнчыгыш федераль округында һәм Россия Федерациясендә алдынгы интеллектуаль конкурсларның берсе булып тора, анда катнашучылар төгәл фәннәр өлкәсендә үз белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтә ала. Интеллектуаль ярыш экспертлары булып Россиядә танылган бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге олимпиадаларның жюри һәм методик комиссияләре әгъзалары тора.

Барлык яңалыклар