Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2020, 09:31

Казан укучылары «Алтын талантлар» Гран-при халыкара музыкаль конкурсында катнаша ала

Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар «Алтын талантлар» Гран-при халыкара музыкаль конкурсында катнаша ала. Лауреатлар призлар, шулай ук илнең алдынгы мәйданчыкларында зур чараларда катнашу мөмкинлеге алачак.

Конкурс берничә номинация буенча узачак: «Чиртмә кыллы халык уен кораллары. Думбыра, балалайка», «Клавишлы халык уен кораллары. Баян, аккордеон» һәм «Агач тынлы уен кораллары».

Конкурста катнашучыларның осталыгын Россиянең Гнесиннар исемендәге музыка академиясе күренекле мәдәният эшлеклеләре һәм профессорлары бәяләячәк. Жюри составында шулай ук абруйлы халыкара конкурсларда җиңүчеләр, шул исәптән Россиянең халык артистлары Юрий Дранга, Валерий Зажигин, Александр Цыганков булачак.

Конкурсның гомуми бүләкләү фонды 1 млн сумны тәшкил итә. Акчалата премияләрдән тыш, лауреатлар хәйрия фондларыннан ярдәм алачаклар, шулай ук илнең алдынгы мәйданчыкларында гамәлгә ашырыла торган эре федераль һәм халыкара проектларда катнашу өчен чакырылачак.

Финал конкурс тыңлаулары 10-нчы декабрьдән 13-нче декабрьгә кадәр Курскида узачак.

Катнашуга заявка бирү өчен форманы конкурсның рәсми сайтында 31-нче октябрь 23.59 сәгатьтән дә соңга калмыйча тутырырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Барлык яңалыклар