Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2020, 10:24

Казан укучылары юлларда хәвефсез тәртип нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерәчәк

Олимпиада 30-нчы ноябрьдән 11-нче декабрьгә кадәр онлайн форматта узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). 30-нчы ноябрьдән 11-нче декабрьгә кадәр Учи.ру платформасында юлларда хәвефсез тәртип нигезләрен белү буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Анда 1-4 сыйныф укучы барлык теләүчеләр катнаша алачак.

«Имин юллар» онлайн-олимпиадасы илнең 85 субъектында узачак. Ул мәктәп укучылары өчен кызыклы форматта интерактив өйрәтү һәм тест биремнәре чылбырыннан гыйбарәт.

Олимпиада биремнәре чара старт алган көнне Учи.ру платформасында шәхси кабинетта булачак. Аларны 11-нче декабрьгә кадәр теләсә кайсы уңайлы көнне узарга мөмкин. Онлайн-олимпиада нәтиҗәләре буенча катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм рәхмәт хатлары алачаклар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Олимпиада «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.

Барлык яңалыклар