Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2021, 13:50

Казан укытучылары: «Белем бирүдә йә синдә дары бар, яисә син янып беткән, һәм кирегә инде юл юк»

Һөнәри бәйрәмнәрендә педагоглар үзләренең мавыгулары, һөнәргә һәм балаларга мәхәббәтләре турында сөйләделәр.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген илнең барлык педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Укытучылар көнен билгеләп үтә. Ел саен 5-нче октябрьдә укытучыларга чәчәкләр, җылы сүзләр һәм изге теләкләр бүләк итәләр. Әмма укытучыларның тормышы көндәлек дәресләрдән, өй эшләрен тикшерүдән һәм укучылар белән аралашудан гына тормый – аларның күбесе къпкырлы шәхес. Казан укытучылары KZN.RU порталына үзләренең мавыгулары, һөнәргә һәм балаларга булган мәхәббәтләре турында сөйләде.

Парашют белән сикерергә һәм таулы елгалар буйлап йөзәргә ярата торган музыка укытучысы

Луиза Хаҗиәхмәтова, Мәскәү районының 75-нче номерлы гимназиясенең музыка укытучысы. Укытучылык стажы – 20 ел.

Мин мәдәният институтын тәмамладым, ә аннан соң музыка мәктәбендә домра классы буенча укытучы булып эшли башладым. Тик күпмедер вакыт узгач, күп балаларга белем бирәсе килүемне аңладым, һәм менә шул вакытта мин гимназиядә укытучы булырга ният кылдым.

Әлбәттә, балачакта мин музыкант булырга теләдем. Мин һәрчак музыка дөньясында яшәдем – даими рәвештә дәресләргә, репетицияләргә йөрдем, оркестр белән чыгыш ясадым. Шул ук вакытта мин гел үз укытучыларымны күзәттем. Алар кызыклы, белемле һәм зыялы кешеләр иде. Аларның үрнәге, һичшиксез, минем сайлавыма йогынты ясады. Мин укытучы булырга теләвемне аңладым. Чөнки музыка һәм балалардан да матуррак нәрсә булырга мөмкинме? Миңа калса, юк. Шуңа күрә минем өчен укыту – ул һәрвакыт шатлык һәм ачыш. Укучылар белән уңай энергия алмашабыз дип уйлыйм.

Гомумән, мавыгуларым бик күп. Мин һәрвакыт мәктәп вакытыннан тыш үз күңелемне күрергә тырышам. Тормышымда экстрим күп: мин парашюттан сикерәм, Урал елгалары буйлап йөзәм, ике ел элек тау чаңгысына бастым, ә быел сапбордны яуладым. Хәтта сапсерфинг фестиваленең костюмлаштырылган заездында да катнашырга өлгердем. Аквааэробика дәресләренә даими йөрергә тырышам, ял итү өчен Зәңгәр күлгә чыгам – мин ел әйләнәсе чумам.

Әмма тагын бер эшем бар, ул миңа зур канәгатьлек һәм шатлык китерә. Мин тортлар пешерәм. Берьюлы очраклы гына булачак пенсионерлар өчен курслар, яңадан укыту программасы ачылуын күрдем. Яшь буенча туры килдем, камыр ризыгына бәйле проблемаларым юк иде, шуңа күрә аны сынап карарга булдым. Сервис көллиятендә мин кондитер эшенә өйрәнә башладым, бер генә дәресне дә калдырмадым, бу курсларны тәмамладым һәм бу мине үзенә җәлеп итте. Без анда ни генә эшләмәдек – шоколад кәнфиттән алып зур массалы тортларга кадәр. Шул вакыттан бирле минем бүләкләр ясау белән бернинди проблемаларым да юк: дусларым мине һәрчак көтеп алалар һәм минем тәмле торт алып киләсемне беләләр.

Ә соңыннан Казанда «Шәфкатьлеләр клубы» барлыгын белдем. Һәм кинәт аларга торт пешерә алырлык волонтерлар кирәклеген күреп алдым. Алар сәламәтлекләре үзенчәлекләре булган балаларны туган көннәре белән тәбрикләргә йөри һәм аларны котлый икән. Мин үз ярдәмемне тәкъдим иттем, әмма кешеләр җыелган иде инде. Ул чакта минем балалар белән эшләү стажым зур, чаралар оештыра белүем һәм моны файдалы итеп куллана белүем шаккатырды. Аларга бу үзенчәлекле балалар өчен махсус мастер-класслар, музыкаль программа оештырырга тәкъдим иттем.

Волонтерлыкта мин үз укучыларыма да катнашырга тәкъдим иттем. Алар арасында флейтачылар, скрипкачылар, кларнетчылар да бар. Без торт тапшырып кына калмадык, ә балаларга мини-концерт программасы оештырдык. Шулай итеп бездә күчмә игелек дәресләре барлыкка килде. Бу бит мөмкинлекләре чикле балаларга гына түгел, безнең мәктәп укучыларына да кирәк – алар яшьтәшләре белән таныша, аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген белә. «Шәфкатьлеләр клубы» белән бергә без төрле мәктәпләр буйлап йөрибез, аларга үзенчәлекле балалар, алар белән ничек аралашу һәм тирә-юньдәгеләрнең ярдәме ничек мөһим икәнлеге турында сөйләргә тырышабыз.

Мөгаен, мондый актив булып калырга миңа укучыларым булышадыр. Алар белән илһамланам, алардан уңай энергия алам. Бу ике яктандан да шулайдыр, дип ышанам. Һәрвакыт аларга ышанам, алардан яңа ачышлар һәм казанышлар көтәм.

Укыту өлкәсендә ярты гасыр: «Шушы еллар эчендә бер генә тапкыр да янып чыкмадым»

Елена Фетцер, Совет районының чит телләрне тирәнтен өйрәнүче 84-нче номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Укытучылык стажы – 53 ел.

Безнең нәселдә барысы да үзләрен педагог һөнәренә һәм белеменә багышлаган. Минем дә башка сайлау юлым булмады, чөнки мин балачактан бу мохиттә үстем. Туганнарымның эшен сокланып күзәттем. Мин әти кебек халык мәгарифе отличнигы, әни кебек аңлый торган укытучы булырга теләдем. Алар минем өчен һәрчак үрнәк булды.

Әнием миңа һәрчак бу, чыннан да, бик кызыклы эш, ләкин шул ук вакытта гаять авыр да дия иде. Шуңа күрә ул үземне шушы һөнәргә багышлавымны теләмәде. Тик мин ул чакта ук укытучы булам дип үземә сүз бирдем. Шулай итеп башлангыч сыйныф укытучысы булдым.

Балалар белән күңелсезләнергә вакыт юк. Алар барысы да төрле һәм бик кызыклы – бу тулы бер дөнья. Алар бик тиз үсә, үзгәрә һәм гел сөйләшергә тели. Алар белән тормышка башкача карый башлыйсың, үзеңне кайдадыр туктатасың. Кыскасы, алар белән бергә үсәсең, тик шул ук вакытта яшисең. Шуңа күрә бик озак эшлимдер дә.

Укытучы булып эшләү минем яраткан шөгылем булып та тора – алыштыргысыз һәм яраткан эшем. Елдан-ел кабатланып тора торган эш туйдырмадымы, дип еш сорыйлар. Тик бездә бер төрле генә була микән? Каядыр дәресләрне алыштырырга барганда да, барыбер башкача – балалар да башка, реакция дә, күзләр дә бөтенләй бүтән. Укыту бер дә күңелсез шөгыль түгел. Бу һөнәрне яратырга һәм аңа тулысынча бирелергә кирәк. Ничә ел эчендә бер генә тапкыр да янып чыгу халәте кичермәдем, эшем миңа шатлык китерә. Без бит эмоцияләрдә эшлибез: йә синдә дары бар, яисә син инде янып беткән, һәм кирегә юл юк.

Мин үз эшемне шул кадәр яратам ки, аңа барлык буш вакытымны багышлыйм. Ниндидер яңалык эзлим, кайвакыт тәҗрибәм өчен, ә кайвакыт үз карарларымны раслау өчен һөнәри әдәбият укыйм. Ничек кенә улларым мине үгетләмәсәләр дә, лаеклы ялга китәргә әзер түгелмен. Алар моның белән килеште дә бугай инде. Укыту – ул минем яшәү рәвешем.

Балаларым, сүз уңаеннан, укытучылар булып китмәде. Дөрес, оныгымның шундый уйлары бар иде: ул укытучылык буенча икенче белем алырга теләгән иде, әмма үзен тулысынча гаиләсенә багышлады. Ә туганнарымның балалары бу традицияне дәвам иттеләр. Аның каравы минем укучыларымнан педагоглар үсеп чыкты. Сез беләсезме, бәлки алар сайлаган бу белгечлек җылы мәктәп хатирәләренә бәйледер, бәлки, монда минем дә өлешем һәм минем дә ролем бардыр дигән уйлар җанымны җылыта. Алар мәктәпне бары тик җылы хисләр белән генә искә алалар дип чын күңелдән ышанам.

Хокук саклау органнарында эшләү тәҗрибәсе мәктәптә бик кирәк булды

Айнур Рәхмәтуллин, Казан шәһәре Идел Буе районының 186-нчы номерлы күппрофильле лицееның тормыш иминлеге нигезләре укытучысы. Педагогик стажы – 15 ел.

Мин мәктәптән соң тормыш иминлеге нигезләре факультетына максатчан рәвештә укырга кердем. Башта училищеда тирәнтен белем алдым, моның өчен педагогларыма бик рәхмәтлемен, ә алга таба инде аспирантурага киттем. Мин балачагымда ук укытырга теләвемне аңладым. Мин үзем дә бала идем, балаларны укытып карарга тырыштым – туристлык түгәрәге алып бардым. Хәтерлим әле, миңа 17 яшь, мин ул вакытта икенче курста укый идем, түгәрәк дәресләренә бару өчен балаларны башка мәктәптән алырга зур рюкзак белән килгән идем.

Аспирантурадан соң укытучы булып китмәдем, башта хокук саклау органнарында эшләдем, тик мәктәп барыбер үзенә тартты. Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау һәм травматизмны профилактикалау бүлеге начальнигы булдым. Мәктәпләр белән эшләгән, тикшерүләр һәм әңгәмәләр белән килә идем. Шулай да бер мизгелдә укытучылык эшчәнлегенә китәсем килде. Үкенмәдем! Мәктәптә миңа аңлаучан балалар бик ошый, коллектив та мине бик җиңел һәм җылы кабул итте.

Эшләү миңа рәхәтлек бирә. Әлбәттә, фән катлаулы, күп нәрсәне бармакларда гына аңлатырга туры килә. Әмма хәзер дөнья бер урында гына тормый, яңа технологияләргә күчәбез. Кайбер әйберләрне аңлатырга интерактив такталар бик булыша. Дәреслекләрдә бирелә торган мәгълүмат һәрвакытта да җитми, шуңа күрә нәрсәнедер практикада үзләштерәбез.

Мин буш вакытымда спорт белән шөгыльләнәм. Йөзүне аеруча яратам, хәтта балалар белән өстәмә дәресләр дә уздырам. Әле үсемлекләр һәм йорт хайваннарын карарга да яратам. Тик барыбер балалар белән хезмәттәшлек итү күңелгшә якынрак – алар өчен спорт туризмы буенча дәресләр үткәрәм. Хәзер, пандемия белән бәйле рәвештә, алар бераз үзгәрде – биналарда үткәрелә, ә элек походларга чыга идек. Әлеге дәресләр ярдәмендә балалар башлангыч сыйныфларда ук спорт разрядлары ала ала. Анда, әлбәттә, физик әзерлек, җитезлек һәм үҗәтлек кирәк, шуңа күрә мин сыйныфлар буенча йөреп, сәләтле балаларны сайлыйм.

Мин җәйге чорда да балалардан аерылмаска тырышам. Ничектер шулай килеп чыкты ки, инде берничә ел Кара диңгез ярына коткаручы булып эшләргә барам, анда Татарстан лагерьлары күп. Бу җаваплы эш, әмма шул ук вакытта кызыклы да. Миңа ошый, балаларның да һәрвакыт ярдәмчелләре һәм активларлары туры килә.

Укучыларымның дәресләрдә рухланып, миннән үрнәк алуларын тоям. Аларның кайберләре хәтта җәй көне мин эшләгән лагерьларга йөри. Димәк, мин бу балалар белән ел әйләнәсе вакыт үткәрәм, аларны өйрәтәм.

Минем эздән китәргә теләге булган укучыларым да бар. Алар әлегә күп түгел. Алар буш вакытларында минем янга йөгереп килә, тәнәфес вакытында яраткан эшләре белән шөгыльләнергә әзерләр. Мин беркайчан да баш тартмыйм. Кайберләрен мәҗбүр итеп булмый, ә монда бала үзе мин укыткан фәнгә кызыксыну белдерә. Мондый омтылышны һәрвакыт хуплыйм.

Әлбәттә, зур тырышлык куеп укытучы булырга мөмкин, әмма миңа калса, бу беренче чиратта сәләт. Биредә балаларга карата эчкерсез мәхәббәт булырга тиеш. Мин таләпчән укытучы, тик минем фәнем белән башкача булмый. Ул бу дисциплинаны таләп итә. Укучыларымның барлык кирәк булган белемнәрен алуларын һәм тормышның барлык авырлыкларын җиңеллек белән үтүләрен телим. Балалар да бит шунда ук күңелен биреп эшләмәүчеләрне күреп ала.

Материалда геройларның шәхси архивларыннан фотолар кулланыла

Барлык яңалыклар