Төбәкара компетенцияләр үзәгендә дәресләр сентябрьдә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче нче август). Казанда IT-иҗат үзәгендә IT-һөнәрләргә бушлай укыту курсларына укучылар туплау башлана. Дәресләр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы - Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында узачак.
Укулар берничә юнәлеш буенча узачак: Мобиль робототехника (6 яшьтән), VR/AR-кушымталар эшләү (12 яшьтән), Java программалаштыру теле (12 яшьтән), системалы администрацияләү (12 яшьтән), кибергигиена (13 яшьтән), «IT-Samsung мәктәбе» мобиль эшләнмәсе (14 яшьтән) һәм Python программалаштыру теле (14 яшьтән).
Гаризаны IT-Cube сайтында бирергә мөмкин. Дәресләр түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Бари Галиев ур., 3а йорт, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.