Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2020, 13:33

Казан марафоны-2020дә якынча 11 мең кеше йөгерәчәк

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казан марафоны-2020дә якынча 11 мең кеше йөгерәчәк. Массакүләм йөгерү 10-нчы һәм 11-нче октябрьдә узачак. Анда шәһәрлеләр белән бергә дәүләт эшлеклеләре, Россия шоу-бизнесы йолдызлары, танылган спортчылар катнашачак.

Традиция буенча марафонда катнашучылар түбәндәге дистанцияләрнең берсен йөгереп узачаклар: 3 чакрым, 10 чакрым, 21,1 чакрым һәм 42,2 чакрым. Маршрут шәһәрнең әһәмиятле урыннары: Казан Үзәк стадионы, Кабан күле яр буе, Меңьеллык паркы һәм Кремль аша узачак. Кечкенә атлетлар өчен 600 метрга аерым Timerkids йөгерешен һәм «Нәниләр йөгерү»ен үткәрү планлаштырыла.

Быел марафонда Казахстан Милли паралимпия комитеты башлыгы Кайрат Боранбаев, футбол буенча Россия җыелма командасының экс-капитаны, карьерасы тәмамлангач, озын дистанцияләргә йөгерү фанаты булган һәм дөньяның күп кенә марафоннарында катнашкан Алексей Смертин, Татарстан җиңел атлеты, төрле дәрәҗәдәге ярышлар чемпионы һәм призеры Ринас Әхмәдиев һәм башкалар катнашачак.

Чарада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимнәре катгый үтәләчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Сатылган слотлардан кергән акчаларның бер өлеше «Рональд Макдональд йорты» - балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы гаиләләр өчен бушлай гаилә кунакханәсенә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Барлык яңалыклар