Катнашучыларга кирәкле бөтен инвентарьны урында бирәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 13-нче сентябрьдә казанлыларны «Дубрава» урман-паркы территориясен чүп-чардан чистарту буенча экологик акциягә кушылырга чакыралар.
Бөтен кирәкле инвентарьны, эш алъяпкычын һәм перчаткаларны өмәдә катнашучыларга урында бирәчәкләр. Башлану - 11.00 сәгатьтә, җыелу «Ураган-сарай» кофейнясы янында , дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.