Шәһәрлеләр гражданнарны кабул итү яки кайнар линия телефоннары буенча үз сорауларын бирә алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 26-нчы февральдә Казанда гражданнарны кабул итәчәкләр һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы тору темасына кайнар линия эшен оештырачаклар.
Гражданнарны кабул итү 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча узачак: Батурин ур., 7, 136 кабинет. Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм башкалар җавап бирәчәк.
Шул ук вакытта, 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, кайнар линия эшләячәк. Белгечләр белән киңәшләшү өчен түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)567-81-69, +7(843)266-36-71, +7(843)266-36-72, +7(843)266-36-74, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.