Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.09.2020, 15:33

Казанлылар 1,4 тоннадан артык икенчел чималны эшкәртүгә тапшырды

Экологик акциядә шәһәрнең 195 кешесе катнашты.

Фото:  vk.com/ecologickzn

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). 13-нче сентябрьдә шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән күчмә пунктка казанлылар 1,4 тоннадан артык икенчел чималны эшкәртүгә тапшырды. Җыю, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, контактсыз режимда оештырылды.

Активистлар 1439,2 кг икенчел чимал, шул исәптән 171,2 кг каты пластик, 350 кг йомшак пластик, 269,6 кг макулатура, 125 кг пыяла, 102,5 кг тетрапак, 70 кг металл, 4,9 кг фольга, 9,8 кг дойпак, 276,1 кг кием, «Тылсымлы капкачлар» проекты өчен 36,5 кг капкач, «Комп галим» проекты өчен 74 кг техника, 22,1 кг вак фракцияләр җыйган.

Экологик акциядә 195 кеше катнашты, дип хәбәр итә оештыручылар.
Барлык яңалыклар