Нюрнберг процессының 75 еллыгына багышланган интерактив уен сценарие реаль вакыйгаларга нигезләнгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Уенчылар массакүләм мәгълүмат чараларында фальсификация материаллары барлыкка килүне булдырмый калырга тиешле халыкара журналист берлеге әгъзалары ролендә чыгыш ясаячак.
Уен сценарийлары 1939 елның 1-нче сентябреннән 1946 елның 1-нче октябренә кадәр – Икенче бөтендөнья сугышы башланганнан алып Нюрнберг процессында төп хәрби җинаятьчеләргә хөкем карары чыгаруга кадәр чорны колачлый. Квест үзара логик бәйләнештәге җиде этаптан тора һәм профессиональ алып баручы катнашында туры эфир белән озатыла.
Һәр этап берничә компоненттан тора: тарихи видеобелешмә, хәзерге вакытта яшәүче шаһит видеоязмасы һәм квест соравы.
Уенга кушылыр өчен интернетка һәм теләсә кайсы уңайлы платформадагы команда чатына тотрыклы керү кирәк. Уенда 2-6 кешедән торган команда, шул исәптән капитанны кертеп, катнаша ала. 21-нче ноябрьдә командалар трансляцияне YouTube видеохостингында караячак, ә капитан уен сайтында җаваплар кертә алачак.
Шулай ук шәхси катнашуга теркәлергә һәм квестны үткәрү көнендә уен сайтында бирелгән сорауларга җаваплар кертергә мөмкин. Уен башланганчы команданы telegram-каналда @ BeyondTheLimitsQuest тупларга мөмкин.
Тизлеккә һәм җавапларның дөреслегенә бәйле рәвештә иң күп балл җыйган команда яки шәхси катнашучы җиңә. Уен 60 минуттан 90 минутка кадәр дәвам итәчәк. Төп приз – Россиянең бер шәһәренә бушлай сәяхәт, дип хәбәр итә оештыручылар.
Квест башлану 15.00 сәгатькә планлаштырылган, тулырак мәгълүмат белер өчен һәм уенда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.