Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2020, 14:43

Казанлылар республиканың аз керемле халкы өчен әйберләр тапшыра алачак

27-нче сентябрьдә Казанда «Доброжитель» проекты старт ала.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). 27-нче сентябрьдә Казанда «Доброжитель» проекты старт ала, аның кысаларында Татарстан районнарының аз керемле кешеләре өчен әйберләр җыелачак. Хәйрия акциясендә теләге булган һәркем катнаша алачак.

Волонтерлар балалар һәм өлкәннәр өчен әйберләр, яхшы хәлдәге аяк киемнәрен кабул итәчәк. Әйберләр чиста, тишексез, ремонт таләп ителми торган хәлдә булырга тиеш. Шулай ук сезонлы озак саклана торган яшелчәләр – бәрәңге, суган, кишер тапшырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, подгузниклар һәм сабын, шампунь кебек гигиена чаралары кабул ителә.

Беренче акция 27-нче сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Карбышев урамы, 50 адресы буенча узачак.

«Балаларга» иҗтимагый оешмасы һәм «Игелекле кешеләр лигасы» фонды тарафыннан мондый акцияләрне даими уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Барлык яңалыклар