Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2020, 13:55

Казанлылар сорауларына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры җавап бирәчәк

Ләйлә Фазлыева белән Илсур Һадиуллин башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру турында сөйләячәкләр.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь). 16-нчы октябрьдә казанлылар ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән турыдан-туры элемтәгә кушыла алачак. Алар башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру турындагы сорауларга җавап бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, башлангыч сыйныф укучыларын - 1-4 сыйныф укучыларын - бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүне Россия Президенты Владимир Путин йөкләде. Казанда яңа уку елыннан барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай туклана башлады - бу 72 мең бала.

Турыдан-туры элемтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр булачак. Сорауларны түбәндәге электрон почта аша: op.rt@tatar.ru, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча җибәрергә була. Республика халкы турыдан-туры элемтә барышында спикерларга +7(800)350-44-72 телефоны буенча шалтыратып мөрәҗәгать итә алачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

Барлык яңалыклар