Чемпионатта һәм мастер-классларда теләгән һәркем катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 апрель). 28-нче апрельдә Казанда пазлларны тизлеккә җыю буенча икенче чемпионат – Kazan puzzle family Day 2019 узачак. Ата-аналар балалар коллективлары чыгышы белән хозурлана, пазл җыю буенча чемпионатта яки бушлай мастер-классларда һәм активлыкта катнаша алалар. Балаларны фәнни тамаша һәм чараның иганәчеләреннән бүләкләр уйнату көтә.
Пазл җыю буенча ярышлар өч яшь категориясендә узачак: 5-6 яшьлек балалар, 7-8 яшьлек балалар һәм 9-11 яшьлек балалар арасында.
Кагыйдәләр нигезендә, һәр команда җыю өчен бер үк төрле пазл ала һәм гаилә белән бергә картинаны 90 минут дәвамында җыя. Пазл җыю вакыты нәтиҗәләр таблицасында теркәлә. Иң аз вакыт эчендә пазл җыйган гаилә җиңүче булачак. Шулай ук икенче һәм өченче урыннарны алган призерлар билгеләнәчәк. Пазлны җыеп бетерегә өлгермәгән гаиләләр үз эшләрен тәмамлый алачак - пазл аларга оештыручылардан бүләккә калачак.
Ярышлар шәһәрнең Зорге урамы, 11б адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә старт ала, теркәлү 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чемпионатта катнашу бушлай, әмма ярышларга кушылу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүматны сайтта ачыкларга була.