Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2021, 12:13

Л.Авдонина: «60 яшьтән өлкәнрәк буын арасында авырулар санының дәрәҗәсе югары булмаса, вәзгыять тотрыклылыгы турында сөйләп булыр иде»

Коронавирус белән авыручы өлкән яшьтәге татарстанлыларның атна саен артуы 10%-ка җитә, ә бу яшь төркемендә үлем 4 тапкыр югарырак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Татарстанда узган атна йомгаклары буенча коронавирус йогышының яңа очраклары арту темпларының кимүе күзәтелә – пик чорындагы 38%-тан бүгенге көндә 20%-ка кадәр. Әмма шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында авыру очракларының югары булуы борчу тудыра, алар арасында яңа очракларның кимү тенденциясе күзәтелми. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Без әлегә нинди дә булса чикләүләрне бетерү турындагы сорауларга әйләнеп кайта алмыйбыз»

Татарстанда тәүлегенә коронавирус белән авыруның 249 яңа очрагы теркәлгән, пандемия башланганнан бирле – 37 мең 57 очрак, күрсәткеч 100 мең кешегә – 940. Узган атнада яңа очракларның үсеш темпы алдагысыннан 2,8%-ка югарырак.

Медицина күзәтүе астында COVID-19-га шикле булган 13 мең 670 кеше кала. Тәүлек эчендә ПЦР-диагностика методы белән 1458 тест үткәрелгән.

Гомумән алганда, соңгы атналар дәвамында яңа очраклар үсеше темпы 20% дәрәҗәсендә саклана, бу елның 40-нчы атнасында ул 40%-ка диярлек җиткән. Әйтик, октябрь аенда авырулар саны сентябрь белән чагыштырганда 2,4 тапкырга югарырак булган, ә ноябрь аенда октябрь белән чагыштырганда – 1,5 тапкырга.

«Вәзгыятьнең тотрыклылыгы турында сөйләргә мөмкин булыр иде кебек. Әмма, кызганычка каршы, безне 60 яшьтән өлкәнрәк буын арасында авыру очраклары дәрәҗәсе борчый – ул әлегә бик югары дәрәҗәдә кала, кимү тенденцияләре юк, – диде Л.Авдонина. – Моннан тыш, бүгенге көндә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авырулар саны авырулар структурасында 30% тәшкил итә, һәм аларның өлеше кимеми». Бу яшь категориясендә үлем очраклары башкаларныкына караганда 4 тапкырга югарырак, атна дәвамында яңа очракларның артуы 10%-ка җитә, дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Моның белән беррәттән, 60 яшьтән өлкәнрәк буынның иммунизация темплары шулай ук шатланырлык түгел – прививканы аларның гомуми санының 50%-ы гына ясаткан. «Мондый вәзгыять булганда без нинди дә булса чикләүләрне бетерү турындагы мәсьәләгә әйләнеп кайта алмыйбыз», – дип йомгаклады Л.Авдонина.

Йөздән артык оешма коронавирустан мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәмәгән

Республикада предприятиеләрдә һәм оешмаларда санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен, шулай ук мәҗбүри вакцинация турында баш санитария табибының карарын контрольдә тоту дәвам итә.

Л.Авдонинаның сүзләренә караганда, бер атна эчендә 290 объект тикшерелгән, хокук бозулар 57 оешмада ачыкланган, бу 19,6%-ны тәшкил итә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 409,9 мең сумлык 68 беркетмә төзелгән.

Мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәү предметына бер атна эчендә 105 объект тикшерелгән, аларның 22-сендә хокук бозу очраклары ачыкланган, бу 21%-ны тәшкил итә. Оешма җитәкчеләренә судта каралачак беркетмәләр төзелгән.

Бүгенге көнгә Татарстанда барлыгы 1 млн 995 мең 481 кеше прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 17 мең 10), шулардан икенче компонентны 1 млн 509 мең 665 кеше алган.

«Казанда 14 вакцинация пунктын оештыру ким дигәндә 28 табибны эштән алу дигән сүз»

Эпидемиологик хәлнең начар булуы фонында Татарстанның медицина оешмаларының табиблары һәм башка хезмәткәрләре авыр шартларда эшли. QR-кодлар системасы кертелү белән йөкләнеш яңадан артты, дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

«Моңа кодларны бирүче участок табиблары гына түгел, ә калганнар да – регистратура, техник белгечләр, хезмәт күрсәтүче персонал да түзә, – диде ул. – Шуңа күрә без барысын да аңлыйбыз, әлегә яңа таләпләр кертелде генә, ниндидер кытыршылыклар булачак. Процессны җайга салу өчен берничә көн таләп ителә».

Медикларга югары йөкләнеш кадрлар агымында чагыла, дип өстәде В.Жаворонков. Белгечләргә ихтыяҗ арта, чөнки вакцинация үткәрү өчен хезмәткәрләр таләп ителә.

«Югары йөкләнеш фонында эштән китүче медицина хезмәткәрләре дә бар. Мәсәлән, эшкә керешүче яшь коллегалар моңарчы очрамаган йөкләнешне күрәләр дә күпмедер вакыттан соң эштән китәләр, – дип сөйләде В.Жаворонков. – Яңа шартларның күбрәк хезмәткәрләр таләп итүен аңларга кирәк. Казан мисалында – 14 вакцинация пункты оештыру ким дигәндә 28 табибны эштән алу дигән сүз, ә алмашынуны исәпкә алып, тагын да күбрәк».

Моннан тыш, Казанда оештырылган коллективларда хезмәткәрләргә прививка ясату өчен предприятиеләргә баручы медикларның мобиль бригадалары эшләвен дәвам итә.

«Элек андый функцияләр юк иде, алар пандемия чорында гына барлыкка килде. Әгәр дә кемдер бу бурычларны үтәүгә китә икән, аларның урыннарына югары йөкләнешне алып баручы кешеләр баса, – дип өстәде спикер. – Әмма безнең медикларыбыз кешеләрнең иминлеге, сәламәтлеге өчен түзә һәм хезмәт күрсәтә».

Барлык яңалыклар