Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.06.2020, 15:17

Любовь Авдонина, ТР буенча Роспотребнадзор: «Татарстан чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка әзер»

Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны арту темпларының тотрыклы кимүе күзәтелә.


(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Ксения Швецова). Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны арту темпларының тотрыклы кимүе күзәтелә: соңгы җиде көндә ул 1,5%-тан 1,2%-ка кадәр кимеде. Республика инфекция таралуны булдырмау өчен кертелгән чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка әзер. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков эпидемиология вәзгыяте турында сөйләделәр.

Авыручыларның 62% вирусны җиңел һәм симптомсыз уздыра

Коронавирус инфекциясе таралу коэффициенты өченче көн 0,8 дәрәҗәсендә тора. Хезмәт коллективларында яңа очраклар саны кими: узган атнада 76 очрак теркәлгән, аннан алдагы атнада - 119 очрак. Барлыгы 716 коллективта авыру йоктыру очрагы теркәлгән. «Республикада авыруларның актив төркемле чыганаклары билгеләп үтелмәгән, - диде Л.Авдонина. - Авыру йоктырганнар белән контактта булган 1733 кеше күзәтү астында  кала. Пандемия чорында без авыручылар белән элемтәдә булган 6 мең кешене күзәттек». Шулай ук республикага чит илләрдән килгән 350 кеше медицина күзәтүе астында кала.

Татарстанда бүгенге көнгә коронавирус авыруның 4114 очрагы теркәлгән. Авыручыларның 25%-ында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы күзәтелә, җиңел һәм симптомсыз формаларның өлеше - 62%. Авыр формада 55 кеше авырый - бу пациентларның гомуми санының 1,3%-ы. Авыручылар арасында - 22% пенсионер һәм 4% мәктәп яшендәге балалар.

Татарстанда ПЦР-диагностика ысулы белән сынауның югары дәрәҗәсе саклана. Л.Авдонина сүзләренчә, тикшеренүләрне республиканың 18 лабораториясе үткәрә: 12 бюджет медицина оешмасы, Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм 5 шәхси лаборатория. Көнгә 5,5 меңгә кадәр тикшеренү үткәрелә, ә республикада 240 меңнән артык тикшеренү үткәрелгән инде.

Чикләүләрне юкка чыгаруның икенче этабына керешү өчен койкаларның 50%-тан да кимрәге буш булырга тиеш, ә тестны колачлау 100 мең кешегә 110 кеше дәрәҗәсендә булырга тиеш. «Без әлеге критерийларга туры киләбез. Татарстан чикләүләрне бетерү буенча икенче этапка әзер. Хәзер әлеге сорау карауда», - диде Л.Авдонина.

Әмма элеккечә массакүләм чаралар уздыру әлегә тыела, шулай ук кеше күп булган урыннарда индивидуаль саклау чараларын йөртүне дәвам итәргә кирәк. Л.Авдонина сүзләренчә, республикада 14 муниципаль берәмлек исәпләнә, анда авырулар саны уртача республика күрсәткеченнән югарырак.

Татарстанда 34 провизор госпиталь эшли

Татарстанда COVID-19 белән авыручы пациентларны дәвалауның махсус моделе эшләнгән. Республика биш административ округка бүленгән, аларның һәрберсендә үзенең провизор госпитальләре урнашкан, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Татарстанның 34 госпиталенә, төгәл диагнозны билгеләү өчен, респиратор инфекциясе һәм пневмония билгеләре булган пациентлар килә.

«Провизор госпитальдә пациентка диагноз куйганнан соң, аны COVID-уңай яки COVID-тискәре авырулар өчен респиратор госпитальләргә алып китәләр, - дип аңлатты В.Жаворонков. - Моннан тыш, амбулатор звено табиблары авыруның җиңел формаларын өйдә дәвалыйлар». Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнварыннан апреленә кадәр республика халкының үлем очраклары, 2018 һәм 2019 еллардагы шул чор белән чагыштырганда, берүк дәрәҗәдә кала бирә.

Татарстанда COVID-19га  коллектив иммунитетны тикшерә башлыйлар

Татарстан территориясендә агымдагы айда коронавирус инфекциясенә коллектив иммунитетны тикшерүне башлап җибәрәчәкләр, дип хәбәр итте Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары. «Безнең республика COVID-19га иммунитетны тикшерү буенча сынау проектына кергән Россиянең 22 төбәгенең берсенә әверелде, - диде Л.Авдонина. - Тикшеренүдә 16 муниципаль берәмлектә якынча 3 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Тикшеренү өчен без коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрне һәм авырмаганнарны сайлап алачакбыз. Коллектив иммунитетны өйрәнәчәкбез, бу мәгълүматлар нигезендә фаразлар ясарга мөмкин булачак».

Мондый тикшеренүләр даими үткәрелә. Мәсәлән, белгечләр халыкның гриппка, кызамыкка, кызылчага, шулай ук һава юлы белән күчә торган һәм иммунопрофилактика ярдәмендә контрольдә тотыла башка авыруларны өйрәнәләр.
Барлык яңалыклар