Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2020, 13:11

Казан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында эшләүче медицина персоналына өстәмә 2 мең бушлай юл билетлары бирелгән

Узган атна белән чагыштырганда шәхси транспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы 15 %-ка, пассажирлар агымыныкы 6 %-ка артты.


Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Зилә Гайфи). Казан хастаханәләре һәм поликлиникаларында эшләүче медицина персоналына 2 мең данә күләмендә бушлай йөрү билетларының өстәмә партиясе бирелгән. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Медицина хезмәткәрләренә һәм волонтерларга бушлай транспорт билетлары бирү карарын Казан Мэры Илсур Метшин кабул итте. Башта медицина учреждениеләреннән алдан бирелгән гаризалар буенча 5 мең 870 лимитсыз юл билетлары әзерләнгән. Хәзер табиблар гаризасы буенча өстәмә рәвештә тагын 2 мең билет бирелгән. Шулай итеп, юл йөрү билетлары бирелгән кешеләрнең гомуми саны - 7 мең 870. Юл йөрү документлары ай ахырына кадәр гамәлдә булачак, шуннан соң аларны озайту турындагы карарны эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул итәчәкләр.

И.Шакиров сүзләренә караганда, шәһәрнең барлык транспорт предприятиеләрендә коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары дәвам итә: метро, трамвай, троллейбуслар һәм автобусларны дезинфекция чаралары ярдәмендә эшкәртү, салоннарны үтәли җилләтү, персоналның тән температурасын көненә өч тапкырга кадәр үлчәү.

И.Шакиров пассажир агымының бераз артуы турында хәбәр итте. «Узган атна белән чагыштырганда шәхси транспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы 15%-ка арткан һәм үзизоляция режимы кертелүгә кадәрге гадәти эш көннәрендәге күрсәткечнең 70%-ын тәшкил итә. Пассажирлар агымының 6%-ка артуы теркәлгән, шул ук вакытта җәмәгать транспортыннан файдаланучылар саны түбән дәрәҗәдә кала һәм үзизоляция режимы кертелүгә кадәрге күрсәткечләрнең 21%-ын тәшкил итә. Хәрәкәт составының саны арттырылган һәм гадәти кйннәрнең 41%-ын тәшкил итә», - дип сөйләде ул. Пассажирлар агымының артуы агымдагы шартларда үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукына ия предприятиеләр исемлегенең киңәйтелүе белән аңлатыла.

Хәрәкәт составының хәрәкәт графигы һәм саны үзгәрү турындагы карар әлегә кул тәртибендә кабул ителә, диде И.Шакиров. Транспорт хәрәкәте турында мәгълүматны реаль вакыт режимында шәһәр халкы Казан транспорт порталында, «Яндекс.Транспорт» мобиль кушымтасында һәм тукталышлардагы электрон таблода белә ала.

«Иҗтимагый транспортның тормышны тәэмин итү оешмаларында эшләүчеләрнең, шәһәрлеләрнең ихтыяҗларына сыгылмалы мөнәсәбәт күрсәтүе мөһим. Бу энергетиклар, табиблар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, торак хезмәткәрләре һәм башкалар. Район башлыклары белән берлектә, һәрвакыт линиядә кирәкле транспорт саны булсын өчен, графикка төзәтмәләр кертергә кирәк», - диде Мэр.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 13.04.2020
Видеорепортаж
13.04.2020 12:35
Барлык яңалыклар