Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2021, 17:44

И.Метшин: «Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен без махсус җиһазландырылган ике спорт комплексы төзиячәкбез»

Үзенчәлекле балалар өчен спорт үзәкләрен Мәскәү һәм Идел буе районнарында төзү планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике спорт комплексы төзү планлаштырыла – Мәскәү һәм Идел буе районнарында. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин Instagram дагы туры эфирда казанлылар белән аралашу барышында хәбәр итте.

«Бездә Казанда шундый ике спорт комплексы булачак. Бу мөһим, чөнки безнең шәһәрдә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән биш мең бала яши. Алар ярдәмгә мохтаҗ – хакимият вәкилләреннән дә, битараф булмаган казанлылардан да. Алар үзләрен үзләренең проблемалары белән ялгыз хис итмәсеннәр өчен барысын да эшләргә кирәк», – диде Мэр.

Беренче махсуслаштырылган спорт комплексы «Ярдэм» мәчетеннән ерак түгел Мәскәү районында урнашачак, дип хәбәр итте И.Метшин. «Анда инде зур эш бара. Тиздән бу проектны тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйм».

Икенче үзәкне Идел буе районында, инклюзив белем бирү кертелгән 78-нче номерлы лицейдан ерак түгел төзү планлаштырыла. Лицейда 1240 бала белем ала, шуларның 12%-ы – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән. «Анда тарихи яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эш барлыкка килде. Һәм янәшәдә метро станциясе булу мөһим. Мондый балалар белән эшли белә торган белгечләр бар», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, үзенчәлекле балалар өчен беренче спорт үзәген проектлый башлау карарын шәһәр башлыгы Совет районының 109-нчы номерлы балалар бакчасында булганда белдерде. «Инде төзелгән спорт учреждениеләрендә бер уңайлы мохит аз, мондый балалар өчен чишенү бүлмәләреннән башлап махсус җиһазлар кирәк. Бу гади сораулар кебек, әмма без бу хакта белмәдек», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

 

Барлык яңалыклар