Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2020, 14:17

Казан Мэры Илсур Метшин Kazan Digital Wеek-2020 форумы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрде

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар дөньяның төрле шәһәрләрендәге транспорт инфраструктурасын инновацион үстерү тәҗрибәсе турында фикер алышты.

Фото: Марат Мугинов


(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы уза. Бүген форум кысаларында вәкиллекле секцияләрнең берсе – «Акыллы шәһәр: транспорт инфраструктурасын инновацион үсеше тәҗрибәсе һәм шәһәр мобильлеге» түгәрәк өстәле узды. Аны Казан Мэры Илсур Метшин уздырды. Ул очрашуга чит ил һәм Россия шәһәрләре мэрларын җыйды. «Акыллы шәһәр» концепциясен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Кытай, Төркия, Казахстан, Иран, Молдова, Беларусь, Кыргызстан, шулай ук Россиянең эре шәһәрләреннән – Санкт-Петербург, Красноярск, Якутск һәм башкаларның мэрлары уртаклашты. Түгәрәк өстәлдә 20 дән артык шәһәр башлыгы, шулай ук транспорт тармагы вәкилләре катнашты.

«Казанда дүрт төр транспортны үзара бәйләүче бердәм маршрут челтәре формалашкан»

Казан Мэры Илсур Метшин очрашуда катнашучыларны сәламләде. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар мөһим, ә форум тәҗрибә алмашу өчен бик яхшы мәйданчык булып тора. Транспорт өлкәсендәге Казан тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, шәһәр башлыгы шәһәрдә транспорт хезмәте күрсәтүне актив реформалаштыру 2006 елдан башланды, дип билгеләде. Эшнең төп юнәлешләре булып маршрут челтәрен оптимальләштерү, хәрәкәтчән составны яңарту һәм инновацион технологияләр кертү тора. «Бүген Казанда бердәм җәдвәл, бердәм тарифлар буенча эшләүче дүрт төр транспортны үзара бәйләүче бердәм маршрут челтәре формалашкан, – дип сөйләде И.Метшин. Ул шулай ук, даими рәвештә яңартылу сәбәпле, Казанда Россиядә иң яшь шәһәр пассажир транспорты составы булуын да өстәде. Җәмәгать транспорты паркының уртача яше 4,5 ел тәшкил итә.

Шәһәр транспортын контрольдә тоту ГЛОНАСС диспетчерлык идарәсенең автоматлаштырылган системасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Җәмәгать транспортының һәр дүртенче тукталышында электрон мәгълүмат таблолары урнаштырылган, алар реаль режимда күчмә составның килү вакыты турында төгәл мәгълүмат бирә. Пассажирларга уңайлы булсын өчен транспорт чаралары салоннарында автоном режимда өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә тукталышлар турында хәбәр ителә.

Казан Мэры транспортта йөрү өчен түләүнең автоматлаштырылган системасы кертелүе турында сөйләде. «Транспорт картасы шәһәр яны тимер юл транспортында, трамвайда, троллейбуста, автобуста, метрода йөрүне тәэмин итүче бердәм түләү чарасы булып тора. Түләүгә шулай ук банк карталары онлайн режимында кабул ителә», – дип сөйләде И.Метшин.

Шәһәр юлларында бөкеләр ситуациясен бетерү, урамнарның уздыру мөмкинлеген һәм хәрәкәт тизлеген арттыру өчен Казанда сул борылышлар бетерелде, шәһәр үзәгенә йөк транспорты керү чикләнде. Моннан тыш, 2007 елдан җәмәгать транспортының өстенлекле юлын булдыру өчен урам-юл челтәренең билгеләнгән полосалары актив кулланыла. «Бүген мондый урамнар 47. Бүлеп бирелгән полосаларны куллану автобусларның эксплуатация тизлеген сәгатенә 21 км, троллейбусларны сәгатенә 18 км дәрәҗәсендә сакларга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Шәһәрдә бишенче буын юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы актив рәвештә кертелә, ул интеллектуаль транспорт системасының бер өлеше булып тора. Әлеге системага 141 шәһәр светофоры тоташтырылган – барлык светофор объектларының өчтән бере. Система реаль вакытта кеше катнашыннан башка светофорларның эш режимын урам-юл челтәренең тыгызлыгына бәйле рәвештә үзгәртә һәм «яшел дулкын» режимында хәрәкәтне оештырырга мөмкинлек бирә, шулай ук биш маршрутта автобусларның өстенлекле үтүен тәэмин итә.

Шәһәрдә автомобиль хуҗаларына зур игътибар бирелә. Казан Мэры сөйләвенчә, 2015 елдан башлап шәһәрдә мобиль кушымта һәм смс аша файдаланган өчен дифференцияләнгән түләү, фото һәм видеофиксациянең техник чараларын кулланып автомат рәвештәге контроль белән бердәм Шәһәр парковка киңлеге эшли. Шулай ук 2019 елдан башлап Казанда 400 транспорт чарасы өчен каршеринг автомобильләре сервисы эшли. Моннан тыш, агымдагы елда мобиль кушымта ярдәмендә эшли торган 1600 берәмлеккә исәпләнгән станциясез прокатка алып булган электр самокатлары кикшеринг сервисы эшли башлады. «Бүгенгә самокат һәм велосипедлар кую өчен 400 гә якын нокта оештырылган. Төзелгән велоюлларның озынлыгы 12 километрдан артык», – дип сөйләде И.Метшин.

Башка эре шәһәрләр кебек үк, Казан шәһәр үзәге белән шәһәр чите бәйләнеше проблемасы белән очрашты, дип билгеләп үтте И.Метшин. «Без шәһәрнең читтәге районнарында яшәүчеләр өчен үзәк белән тоташтыра торган транспорт тәэмин ителешененең мөмкин булган барлык вариантларын карадык», – дип ассызыклады И.Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, иң кулай һәм оператив чишелешләрнең берсе – шәһәр җәмәгать транспортының тизйөрешле төрен – метробусларны барлыкка китерү. «Хәзерге вакытта тизйөрешле автобус транспорты системасы дөньяның 170 шәһәрендә кулланыла, ул көненә 33,4 миллион пассажир йөртә, – дип сөйләде И.Метшин. – Бүгенгә без эре Россия фәнни институтының әйдәп баручы белгечләре белән берлектә Казанда метробуслар узу линиясенең дүрт вариантын гамәлгә кертә башладык, бу исә метро һәм трамвай белән беррәттән җәмәгать транспортының тизйөрешле төрләре каркасы булачак». Әлеге линияләрне гамәлгә ашыруның плюсы шәһәрдә экологик вәзгыятьне яхшырту да.

«Кызыклы кейслар, кызыклы тәҗрибә, ышанам, хезмәттәшләр шәһәрләрдә тормышны яхшырту өчен проектларны файдалана алачак»

Үзләренең транспорт тармагын камилләштерү тәҗрибәсе турында чит илдән килгән вәкилләр сөйләде. Мәсәлән, Кытайның Гуанчжоу шәһәре вице-мэры Лин Даопин билгеләп үткәнчә, Кытайда барлык эре шәһәрләрдә төрле өлкәләрдә, шул исәптән транспортта да, инновацияләр принцибына таяналар. Мәсәлән, транспорт тармагында Гуанчжоуда югары технологияләр кулланыла, алар арасында ясалма интеллект, зур мәгълүматлар һәм 5G бар. Шәһәрдә 5G тизйөрешле транзитның диспетчерлык линиясе эшли башлады, барлык транспорт чараларын тоташтыру өчен демонстрацион зона булдырылды.

Ханчжоу шәһәрендә пассажирлар йөртү процессын цифрлаштыру турында шәһәр вице-мэры Кэ Цзисинь сөйләде. Шәһәрдә 127 шәһәр автомагистрале булдырылган. Ханчжоудагы юллардагы хәлләрне контрольдә тоту өчен шәһәр белән цифрлы идарә оештырылды, бу транспортта пассажирлар санын күзәтергә, җәмәгать транспортын күчерергә, паркингларның тулылыгын һәм башкаларны күзәтергә мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта Төркиядә ил хакимияте җәмәгать транспортында пассажирлар агымын арттыру ысулларын табарга тырыша. Измир шәһәре мэры Тунч Сойер шәһәрдә бердәм билет системасы кертелде, дип сөйләде. «Транспортның барлык төрләренә билгеле бер вакыт дәвамында гамәлдә булган бер билет бирелә. Шулай итеп, без халыкның игътибарын җәмәгать транспортында йөрүгә җәлеп итәбез, аны уңайлырак итәбез», – дип билгеләп үтте Т.Сойер. Шул ук вакытта шәһәрдә велосипедта йөрү өчен урыннар булдыруга зур игътибар бирелә – парклар, скверлар булдырыла, велосипед юлларының саны арта.

Казан мэры Илсур Метшин спикерларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерде, ул билгеләп үткәнчә, чит ил шәһәрләре тәҗрибәсе Россия шәһәрләрендәге транспорт тармагын алга таба камилләштерүгә этәргеч булып тора. «Кызыклы кейслар, кызыклы тәҗрибә, хезмәттәшләр шәһәрләрдә тормышны яхшырту өчен проектларны файдалана алырлар дип өметләнәм», – дип ассызыклады И.Метшин.

Казан интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессын кабул итәчәк

Түгәрәк өстәлнең икенче өлешендә БДБ илләре һәм Россия шәһәрләре вәкилләре катнашты. Нур-Солтан (Казахстан) шәһәре акимы Алтай Кульгинов шәһәрнең җәмәгать транспортында «Face Pay» системасы кертелгәнлеге турында сөйләде, ул юл өчен контактсыз ысул белән түләргә мөмкинлек бирә. «Без карточкадан икенче этапка – юл йөрү өчен түләүнең абсолют контактсыз ысулы системасына күчтек. Безнең өчен бу зур алга китеш. Бу бигрәк тә пандемия чорында, контактларны минимальләштерергә кирәк булганда, коронавирус инфекциясе чорында актуаль иде», – дип билгеләде А.Кульгинов.

Сухума (Абхазия) шәһәрендә юл хәрәкәте белән идарә итү системасы турында администрация башлыгы урынбасары Кан Кварчия сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәрдә бөкеләр юк диярлек. Бу һәр урам маршрутының техник чаралар ярдәмендә шәһәрдән чыгуның берничә варианты булуы белән бәйле. Шулай итеп, юллар иркенәя бара. Ә ул арада, Белгород мэры Юрий Галдун сүзләренчә, шәһәрдә бөкеләр проблемасы боҗра чишелешләреннән баш тарту юлы белән, күп катлы юллар файдасына хәл ителә. «Бу карарга килү аркасында шәһәр юлларында тоткарлыклар саны кимеде, машина йөртүчеләрнең юлда йөрү вакыты кыскарды», – дип сөйләде Ю.Галдун.

Очрашу ахырында Казан Мэры Илсур Метшин түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Ул очрашуның барысы өчен дә файдалы булуына ышаныч белдерде. «Шәһәрләрнең уңай тәҗрибәсе безнең эштә дә файдаланылырга тиеш. Минемчә, без барыбыз да бу форумнан бик күп файдалы мәгълүмат алдык», – диде И.Метшин. Ул шулай ук форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы башкаласында 2022 елда узачак интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессына чакырды.

 

Фоторепортаж
Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы
Видеорепортаж
23.09.2020 14:25
Kazan Digital Week-2020 халыкара форумы
Барлык яңалыклар