Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2020, 09:32

Россия Мәгариф министрлыгы БДИның яңа җәдвәлен раслады


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Россиядә бердәм дәүләт имтиханының яңа җәдвәле расланды. РФ Мәгариф министрлыгының тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. 

Әйтик, 29-нчы һәм 30-нчы июньдә сынау форматындагы БДИ узачак, ул вакытта оештыручылар техник чараларның, күчермә ясау техникасының әзерлеген бәяләячәк, эпидемиягә каршы процедураларны сынап караячак.

Чыгарылыш сыйныф укучылары 3-нче июльдә  - география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре (ИКТ), 6-нчы һәм 7-нче июльдә - рус теле буенча, 10-нчы июльдә - профильле дәрәҗәдәге математика, 13-нче июльдә - тарих һәм физика буенча, 16-нчы июльдә - җәмгыять белеме һәм химия буенча, 20-нче июльдә биология һәм чит телләр буенча (инглиз, француз, немец, испан, кытай) имтихан («Сөйләм» бүлегеннән тыш, бу өлешнең биремнәрен 22-нче һәм 23-нче июльдә үтәчәкләр) тапшырачаклар.

БДИ катнашучылары өчен шулай ук резерв көннәр каралган. Алар нигезле сәбәпләр аркасында имтиханга килмәгән укучылар өчен аерым предметлар буенча имтиханнар уздыру сроклары туры килгән, җитди сәбәпләр аркасында эшне үтәүне төгәлләмәгән, шулай ук аттестацияне уздыру тәртибен бозу турында апелляцияләре конфликтлы комиссия тарафыннан канәгатьләндерелгән яки нәтиҗәләре бетерелгән укучылар өчен каралган.

Мәсәлән, 24-нче июльдә, рус һәм чит телләрдән тыш, барлык фәннәр буенча имтиханнар тапшырырга мөмкин, 25-нче июльдә - барлык фәннәр буенча. Өстәмә резерв көннәр дә каралган. 3-нче августта - география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, чит телләр («Сөйләм» бүлеге), биология, тарих, 5-нче августта - рус теле буенча, 7-нче августта - җәмгыять белеме, химия, физика, чит телләр («Сөйләм» бүлегеннән тыш), профильле дәрәҗәдәге математика. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары барлык фәннәр буенча аттестацияне 8-нче августта узачак.

БДИ барлык фәннәр буенча җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башлана.

Профильле дәрәҗәдәге математика, физика, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре, җәмгыять белеме һәм тарих буенча имтихан озынлыгы 3 сәгать 55 минут тәшкил итәчәк, рус теле, химия һәм биология буенча - 3 сәгать 30 минут, география, чит телләр буенча («Сөйләм» бүлегеннән тыш) - 3 сәгать. Инглиз, француз, немец һәм испан телләре буенча «Сөйләм» бүлегендәге биремнәрне үтәү 15 минуттан артмаска тиеш, кытай теле буенча - 12 минут.

РФ Мәгариф министрлыгы документында шулай ук укучыларга үзләре белән алып керергә мөмкин булган әйберләр китерелгән. Профильле дәрәҗәдәге математика имтиханында - белешмә мәгълүматы булмаган, сызымнар һәм рәсемнәр төзү өчен; физикада - графиклар, оптик һәм электр схемалары төзү өчен линейка, программалаштырмый торган калькулятор. Химия буенча - программага кертелми торган калькулятор, Д.И.Менделеев химик элементларының периодик системасы, суда эри торган тозлар, кислоталар һәм судагы нигезләр таблицасы, металларның электр химиясе рәте. География буенча - топографик карта буенча ераклыкларны үлчәү өчен линейка, белешмә мәгълүматы булмаган транспортир, программалаштырмый торган калькулятор. Чит телләр буенча - «Аудирование» бүлегеннән аудиоязмалар ясау өчен техник чаралар, интернетка керү мөмкинлеге булмаган компьютер техникасы, «Сөйләм» бүлеге биремнәрен үтәү өчен аудиогарнитура. Имтихан бирү көнендә чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәмче чаралардагы биремнәргә кагылышлы тамгалар ясау рөхсәт ителми.
Барлык яңалыклар