28-нче августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). 28-нче августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы узачак, аның барышында РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов туры эфирда мәктәп укучыларының ата-аналары сорауларына җавап бирәчәк.
Аралашу илнең 8 регионыннан турыдан-туры катнашулар белән диалог форматында узачак. Чараны гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында онлайн-трансляция аша күзәтеп барырга мөмкин булачак. Трансляцияне 11:00 сәгатьтә башлау планлаштырылган.
Министрга сораулар 20-нче августка кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» сайтында, Россия Мәгариф министрлыгы сайтында, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе сайтында, шулай ук аларның социаль челтәрләрендә кабул ителә.
Гомумроссия ата-аналар җыелышы даими рәвештә 2014 елдан бирле уздырыла. 2020 елда чара Мәскәүдә 1539-нчы номерлы мәктәптә узды. Сергей Кравцов белән элемтәгә Иваново, Калининград, Ульяновск, Севастополь, Чиләбе, Красноярск, Магадан һәм Карачай-Черкессиядән ата-аналар чыкты. Илнең барлык почмакларыннан 1500-дән артык сорау килгән иде, дип хәбәр ителә Эш белән тәэмин итү бүлеге сайтында.