Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.09.2020, 13:40

Узган җәйдә Казанның су объектларында 11 кеше коткарылды, 119 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелде

Һәр муниципаль пляжда һәм су янында ял итү урыннарында 31-нче августка кадәр көн саен 4 коткаручы дежур торган.

Фото:Марат Мугинов


(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда быел су коену сезоны вакытында су объектларында 11 кеше коткарылган, аларның бишесе – балалар, 119 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелгән, 18 кеше һәлак булган, шулардан – бер бала. Бу соңгы 10 елда шәһәр пляжында беренче бәхетсезлек очрагы, дип сөйләде бүген Казан Башкарма комитетында Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

Бу су коену сезонында Казанда биш муниципаль пляж – «Локомотив», «Нижнее Заречье», «Озеро Глубокое», «Большое Лебяжье», «Комсомольский» пляжы, шулай ук «Лебяжье», «Озеро Изумрудное» күллләре ярларында һәм «Җиңү паркында» өч ял итү урыны эшләргә тиеш иде. Инфекция таралу белән бәйле кертелгән чикләүләр аркасында барлык пляжлар рәсми рәвештә ачылмады. «Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте рәсми рәвештә пляжлар эшен рөхсәт итмәде, әмма эссе һава торышы аркасында шәһәр халкы барыбер су буенда вакытын үткәрде һәм су коенды. Шуңа күрә суда бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен, безнең тарафтан коткаручыларны пляжларга чыгарырга карар кабул ителде, – дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов. Барлык пляжларда су астында тикшерү һәм пляж төпләрен чистарту буенча әзерлек чаралары, суда бәхетсезлек очракларын кисәткән үз-үзеңне тоту һәм су коену кагыйдәләре белән мәгълүмати стендлар урнаштыру оештырылды.

Барлыгы 65 коткаручы әзерләнгән, алар пляжларда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин иткән. Һәр муниципаль пляжда һәм су буенда ял итү урыннарында 31-нче августка кадәр көн саен 4 коткаручы дежур торган. Барлык коткару постлары да кирәк-яраклар һәм җиһазлар белән тулы күләмдә тәэмин ителде, дип сөйләде Ф.Тимерханов.

Су коену сезоны дәвамында шәһәрнең су объектлары территориясендә һәм барлык пляжларда шәһәр пляжларына килүчеләргә суда үз-үзенне тоту кагыйдәләре буенча мәгълүмат бирү эше башкарылды. Оештыру эшләре барышында 342 патрульлек чарасы, ял итүчеләр белән 1074 әңгәмә үткәрелде һәм куркынычсызлык чаралары буенча меңнән артык белешмә таратылды.

«Барлык күрелгән чараларга һәм санитар-эпидемиологик чараларны үтәү режимы кертүлүгә карамастан, күп кенә шәһәр халкы шәһәрнең су объектларында ял итте, шул исәптән су коену өчен санкцияләнмәгән урыннарда да. Нәтиҗәдә җәйге сезонда сулыкларда үлүчеләр саны кискен артты, – дип ассызыклады Ф.Тимерханов. Узган ел су объектларында су коену сезонына 3 кеше батса, быел 18 кеше, шулардан бер бала әти-әниләре тарафыннан контроль булмау сәбәпле батып үлгән. Шәһәрнең төп коткаручысы сүзләренчә, һәлакәтнең иң киң таралган сәбәбе – спиртлы эчемлекләр эчү. «Коткаручылар тарафыннан пляжларда 11 кеше коткарылды, шуларның 5-се бала. 119 кешегә шәһәр пляжларында һәм ял итү урыннарында медицина ярдәме күрсәтелде. Аяныч статистикага карамастан, тулаем алганда, коткаручылар үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәделәр, дип саныйбыз»,– дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин шәһәр пляжларында коткару постларын оештыру – дөрес карар булды, дип билгеләде. «Кызганычка каршы, россиялеләр тыюлар инструкциясен үтәүдә алай ук четерекле түгел. Пляжларда ял итү тыелган булуга карамастан, күпләр эсседә барыбер су коенды, шуңа күрә без коткаручыларны чыгарырга мәҗбүр булдык һәм юкка түгел – 11 кеше коткарылды, аларның 5-се бала, ләкин корбаннар да бар. Халык элеккечә эсседә исерткеч эчемлекләрдән баш тартмый – бу үлемнең төп сәбәбе», – дип йомгаклады Д.Калинкин.

Фердинант Тимерханов Глубокое күле территориясендә коткару постлары санын арттыруны сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тәкъдимен әйтте – Яңа Савин районында Гаврилов урамы янында Казансу елгасы буенда ял урыннарын булдыру һәм Идел буе районының Яңа Победилово һәм Отар торак массивлары янындагы Идел буенда пляжлар булдыру мөмкинлеген карау.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.09.2020
Видеорепортаж
28.09.2020 12:37
Казанда торак секторда янгыннарның кимүе күзәтелә
Барлык яңалыклар