Татарстанда һава температурасы -7 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). 2-нче декабрьдә Казанда болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз юеш кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы -3-5 градус, иртәгә көндез -1-3 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык сакланачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча шулай ук юеш кар явачак, көндез урыны белән буран булуы көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2-7 градус, көндез - 0-4 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.