Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2020, 13:57

Мото-май чыгу бәйрәме, балык тоту буенча фестиваль һәм «Ата һәм ул» эстафетасы: Казанда өч көнлек уикенд

Ватанны саклаучылар көненә паркларда, скверларда һәм концерт мәйданчыкларында бәйрәм чаралары оештырылды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Чираттагы эш атнасы ахырына якынлаша. Алда казанлыларны өч көнлек ял һәм Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү көтә. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен паркларда һәм скверларда, шулай ук концерт мәйданчыкларында чаралар оештырылды. KZN.RU порталы киләсе уикендка традицион афиша әзерләде.

Горький исемендәге паркта 5 чакрымга йөгерү (12+)

22-нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә

Parkrun Казан - йөгерергә яратучылар өчен һәр атна саен Горький исемендәге паркта уза торган спорт чарасы. 5 чакрымга йөгерештә, яшенә яки спорт әзерлеге дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашу өчен parkrunга теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә.

«Red Bull – Шлем һәм хоккей перчаткалары» (16+)

22-нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә

«Хезмәт резервлары» стадионында «Red Bull – Шлем һәм хоккей перчаткалары» ярышлары узачак. Турнир ачык бозда үткәрелә һәм һәвәскәр хоккейчыларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә торган гадәти булмаган «дүрткә дүрт» форматындагы хоккей ярышлары сериясеннән гыйбарәт.

 




Хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча дөнья кубогы этабы (6+) 

22-нче һәм 23-нче февраль 9.00 сәгатьтән

21-23-нче февральдә Казан хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча дөнья Кубогы этабын кабул итә. Татарстан башкаласында дөньяның 35 иленнән 200-ләп спортчы чыгыш ясаячак. Бүләкләр шәхси һәм команда беренчелекләрендә уйнатыла. Турнирда казыйлыкны 10 халыкара һәм 15 илкүләм казый тәэмин итә.

Дөнья кубогы этабы Казанның Гимнастика үзәгендә 17.00 сәгатьтә ачылачак. Җәдвәл белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Керү ирекле.

«Мин Ватанны яратам» бәйрәм чарасы (0+)

22-нче февраль 11.00 сәгатьтә

Фучик урамында урнашкан бульварда «Мин Ватанны яратам» бәйрәме узачак. Казанлылар Бөек Ватан сугышы барган урыннарда табылган экспонатлар күргәзмәсендә була, шәҗәрә ясау буенча мастер-класста катнаша, «Җиңү йөзләре» тарихи квестын уза алачак. Моннан тыш, биредә балалар өчен интерактив мәйданчыклар, урам тиры һәм кыр кухнясы оештырылачак. Барлык локацияләр һәм активлыклар бушлай.

«Казан алдавычы - 2020» (6+)

23-нче февраль 7.30 сәгатьтән

Ватанны саклаучылар көнендә «Казан» Гаилә үзәге янында боздан алдавычка балык тоту буенча «Казан алдавычы – 2020» фестивале узачак. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Менделеевск һәм Алабугадан балык тотарга яратучылар катнашачак. Катнашучыларны алдан теркәү «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Татарстанның балык тоту спорты» берләшмәсендә ачылды. Чара 7.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр барачак. Фестивальне ачу 8.30 сәгатькә планлаштырылган.

Икенчел чимал һәм кием-салым җыю (6+)

23-нче февраль 10.00 сәгатьтә

Казанда эшкәртү өчен икенчел чимал һәм кием-салым җыю узачак. Шәһәр халкы кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны икенчел чималны кабул итү мобиль пунктына тапшыра алачак. Экологик акция шәһәр сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрелә. Акциягә кушылырга теләүчеләрне икенчел чималны әзерләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнергә, шулай ук эшкәртүгә нәрсә тапшырырга мөмкин булуын, ә нәрсә ярамый икәнлеген карарга чакыралар. Акция 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү Проспекты, 141.

«Мото-май чыгу бәйрәме» (12+)

23-нче февраль көнне 10.00 сәгатьтә

Коры елга бистәсендәге «Елки» трассасында мото-май чыгу бәйрәме узачак. Программада - берничә яшь һәм техника категориясендә кросс мотоциклларында һәм питбайкларда узышлар. Ярышлардан соң байкерлар Май чыгу бәйрәме карачкысын яндырачаклар һәм коймак әзерләячәкләр.

Болактагы Яшьләр театры камера оркестрының бәйрәм концерты (6+)

23-нче февраль 16.00 сәгатьтә

Казан сәүдә комплексларының берсендә бәйрәм концерты узачак. Кунакларны классик көйләр, популяр шлягерлар һәм Болактагы Яшьләр театрының камера оркестры башкаруында заманча хитлар көтә. Тамашачыларны түбәндәге адрес буенча көтәләр: Җиңү Проспекты, 141.

Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне (0+)

23-нче февраль 13.00 сәгатьтә

Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары «Ата һәм ул» спорт эстафетасына кушыла, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең махсус техника һәм җиһазлар күргәзмәсенә бара, шулай ук истәлекле бүләкләр ота алачаклар. Программа 13.00 сәгатьтә башлана, бәйрәмгә керү ирекле.

Ольга Скепнер катнашында V Heltel de ville фестивале (6+)

23-нче февраль 18.00 сәгатьтә

Казан Ратушасында Ольга Скепнер катнашында V Hôtel de ville фестивале старт ала. Фестивальнең юбилей сезонын Америка джаз җырчысы һәм композиторы Селис Хендерсон ачачак, ул Татарстан башкаласында беренче тапкыр чыгыш ясаячак.

Америка музыкантларының джаз-бэнды белән бергә җырчы Казанда үз композицияләре, шулай ук джаз импровизация эшкәртүендә Стиви Уандер, Принс, Ариана Гранде, Джими Хендрикс, Арета Франклин, Джони Митчелл кебек җырчыларның танылган хитлары керәчәк программа тәкъдим итәчәк.

Селис Хендерсон берничә инструментта уйный, музыка яза, сериалларда төшә, театр куелышларында катнаша. Америка джаз һәм поп-индустриясенең күп кенә йолдызлары - Мэрайи Кэридан алып Мелисса Этериджга кадәр хезмәттәшлек, шулай ук легендар залларда – Карнеги-холл, Бродвей Бикон-театры, Мэдисон-сквер-гарден һәм башкаларда чыгыш ясаулар аның җилкәсе аша узган.

Скандинавия йөреше буенча түләүсез тренировка (6+)

24-нче февраль көнне 9.00 сәгатьтә

Горки-Әмәт урманында скандинавия йөреше буенча түләүсез тренировка узачак. Дәресне профессиональ тренер үткәрәчәк, ул йөрүнең дөрес техникасын һәм база күнегүләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Тренировка яңа кызыксынучыларга да, спортның бу төрендә инде тәҗрибәгә ия булучыларга да туры киләчәк.

Күнегүләр 9.00 сәгатьтә башлана, җыелу урыны – спорт базасы янында. Үзең белән йөрү өчен таяклар алырга кирәк. Алдан теркәлү таләп ителми. Барлык сорауларны да тренерга телефон аша бирергә мөмкин: +7(937)529-83-78.

Виолончель концерты (6+)

24-нче февраль 17.00 сәгатьтә

Казан консерваториясенең кече залында Санкт-Петербургтан Павел Глазыринның виолончель концерты булачак. Программада Паганини, Форэ, Чайковский, Сен – Санс һәм Поппер әсәрләре бар.

«Балачак шәһәре» музыкаль кичәсе (6+)

24-нче февраль 17.30 сәгатьтә

24-нче февральдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Балачак шәһәре» музыкаль кичәсе узачак. Мәдәни үзәк сәхнәсендә «Стиляги» бэнды, Sunrise арт-проекты һәм «Йолдызлар юлы» вокал студиясе чыгыш ясаячак. Концерт 17.30 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр ителә «Мәскәү» мәдәни үзәгенең Instagram-аккаунтында.

Барлык яңалыклар