Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.10.2020, 15:30

«Идел» яшьләр үзәге «Российские организации, дружественные к детям» Милли иҗтимагый премиясе лауреаты булды

Конкурс нәтиҗәләре буенча илнең 50 субъектыннан 115 оешмага призлы урыннар бирелде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). «Российские организации, дружественные к детям» Милли иҗтимагый премиясен бирү буенча конкурс сайлап алу нәтиҗәләре игълан ителде. Премия лауреатлары арасында – «Идел» яшьләр үзәге, шулай ук Татарстаннан берничә оешма катнашучы сертификатларын алды.

Конкурска старт узган ел ахырында Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк тарафыннан бирелде. Сайлап алуның максаты – балаларга һәм балалы гаиләләргә хезмәт күрсәтә торган оешмалар һәм дәүләт (муниципаль) учреждениеләре эшчәнлегенә бәйсез иҗтимагый экспертиза уздыру.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 50 субъектыннан 115 оешмага тиешле призлы урыннар бирелде. Конкурс лауреатлары арасында «Балаларның ялын оештыру һәм аларны савыктыру» номинациясендә «Идел» яшьләр үзәге дә бар. Шулай ук Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, «Ял» балалар һәм яшьләр өчен сәламәтләндерү, ял итү, мәшгульлекне оештыру буенча Казан үзәге, «Зөя утрау-шәһәре»дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы катнашучылар сертификатларын алды.

Премиянең Гран-прие Ямал-Ненец автоном округының Лабытнангы шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бирелде. Шулай ук номинацияләрдә җиңүчеләр булып Бурятия, Калининград, Кемерово һәм Белгород өлкәләре, Красноярск крае һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра оешмалары танылды, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар