Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.09.2020, 14:25

Зур Казан боҗрасында Монастырь ермагы аша уза торган күпернең автоюл пролетларында сынаулар уңышлы узды

Төзелеш участогында газоннар җәелә һәм агачлар утыртыла.

Фото: mindortrans.tatarstan.ru


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Татарстан башкаласында Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 чакрым озынлыктагы Зур Казан боҗрасының икенче этабын төзү дәвам итә. Узган атнада Монастырь ермагы аша уза торган күпернең уң һәм сул як автоюл өлешләрендә пролет корылмалары конструкцияләре сынаулары үткәрелде.

Белгечләр шулай ук күпер конструкцияләре элементларында киеренкелекне һәм төп балкаларны статик һәм динамик йөкләнеш астында үлчәүне уздырганнар. Үткәрелгән сынаулар нәтиҗәләре башкарылган эшләрнең югары сыйфатын һәм проектлаучының исәп-хисап алшартлары белән факттагы мәгълүматларның туры килүен раслады.

Объектта 2000 кв.м мәйданда яшел зоналар планировкасы, люклар монтажы гамәлгә ашырылган, 520 кв.м мәйданлы тротуарда ком һәм вак таштан аскы катламнар түшәлгән, 432 метр озынлыгында борт ташы монтажланган.

Төзүчеләр 1200 кв.м мәйданда борт ташын һәм 14700 кв.м мәйдандагы юлларга асфальт-бетон катламның өске катлавын түшәгәннәр, шул исәптән күпер пролетларында һәм күпер астындагы борылышта 650 метр озынлыктагы киртәләр урнаштырганнар.

Шулай ук объектта чистарту корылмаларының тимер-бетон тупланма резервуарын ябу диварлары һәм плитәләре урнаштырылган. Хәзер торбалар салу һәм су белән тәэмин итү һәм су канализациясе коеларын төзү эшләре алып барыла. Барлыгы бер атна эчендә 50 метр яңгыр канализациясе торбалары сузылган.

Горводозеленхоз белгечләре газоннарны төзекләндерә һәм төзелеш участогында агачлар утырта. Хисап атнасында 350 агач һәм 650 куак утыртылды.

Икенче этапны төзүдә инженер-техник персоналга караган 54 кеше һәм 10 берәмлек махсус техника катнаша, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Борисково урамыннан Техника урамына кадәр 1,222 чакрым озынлыктагы юл участогын төзү «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документациясендә коммуникацияләрне яңадан урнаштыру, яңгыр канализациясе һәм чистарту корылмалары, терәк диварлар, светофор объектлары, тышкы яктырту системалары урнаштыру, трамвай юллары төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыктагы күпер төзеләчәк.

Август ахырында Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының беренче чираты ачылды.

Барлык яңалыклар