Бу метрополитен төзелеше белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Казанда Академик Завойский урамы белән Юлиус Фучик урамы кисешкән урында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Эшләр берничә этапта башкарылачак:
12-нче декабрьгә кадәр – Фучик урамы буйлап Завойский урамы борылышына кадәр Җиңү проспекты ягына таба хәрәкәт итү өчен;
13-нче декабрьдән 26-нчы декабрьгә кадәр Фучик урамы буйлап, Завойский урамына кадәр барып җитмичә, хәрәкәт итү өлеше уртасында, Кол Гали һәм Ломжа урамнары юнәлешендә ике якка да хәрәкәт полосаларын колачлап – Кол Гали һәм Ломжа урамнары юнәлешендә;
2022 елның 5-нче гыйнварыннан 18-нче гыйнварына кадәр – Фучик урамы буйлап Завойский урамына борылыштан соң Ломжа урамына таба хәрәкәт итү өчен.
Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан газүткәргечне чыгару эшләре белән бәйле.