Хезмәт электрон гариза бирүне, чара датасын, теркәлү урынын сайлау һәм дәүләт пошлинасын түләүне үз эченә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). ТР дәүләт хезмәтләре порталында гаилә теркәү өчен гариза мөмкинлеге яңадан ачылды. Татарстанлылар арасында иң популяр сервис белән янәдән файдаланып була.
Хезмәт электрон гариза бирүне, чара датасын, теркәлү урынын сайлау һәм дәүләт пошлинасын түләүне үз эченә ала. Яшьләргә билгеләнгән көнне тантанага килергә генә кала.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында шулай ук Гражданлык хәле актларын теркәү идарәренә кабул итүгә язылырга һәм ведомствоның барлык хезмәтләре буенча да дәүләт пошлинасын түләп була, дип искәртә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.