Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2020, 17:33

Казан шәһәре Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясе утырышында шәһәрнең тарихи йөзен саклау мәсьәләсе турында фикер алыштылар

Утырышта Альбина Рафикова, Ирина Дябилкина, Илсөяр Төхвәтуллина катнашты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). Бүген Zoom онлайн-платформасында Казан шәһәр Думасының шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссия утырышы булды. Утырыш Эмиль Хөснетдинов рәислегендә узды. Утырышта Казан шәһәре думасы секретаре Альбина Рафикова, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина катнашты.

Утырышта комиссия тарафыннан элегрәк кузгатылган «Казан шәһәренең мәдәни мирас объектларын саклау, алардан файдалану һәм популярлаштыру турында»гы мәсьәлә буенча фикер алышулар дәвам итте. Илсөяр Төхфәтуллина Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясе үзенчәлекләрен тәфсилләп сөйләп бирде. Әйтик, концепция өч бүлектән тора. Бүлекләрдә яңа төзелеш объектларының күләм-пространство характеристикаларына һәм төзелешне җайга салу кагыйдәләренә карата таләпләр бар, тарихи җирлек территориясен өч зонага бүлүне күздә тота, бизәү материалларын һәм рөхсәт ителгән төзелешнең кайбер чик параметрларын регламентлаштыра. Шулай ук иҗтимагый киңлекләрне һәм җәяүлеләр элемтәләрен үстерү концепциясе кертелгән, акцент тарихи бакчаларны торгызуга һәм Идел акваториясенә керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен шәһәр урамнары челтәренең аркылы юнәлешләрен җанландыруга юнәлтелгән. Матди булмаган мирасны, укладларны - территория функцияләре җыелмасын, аны куллану характеры һәм бу урыннарда бара торган процессларда катнашкан кешеләрне саклау әһәмияте күтәрелә. «Бүлек шәһәрнең тарихи үзәген яңадан тормыш һәм мәгънә белән тулыландырырга тиеш», – дип аңлатты Илсөяр Төхвәтуллина.

Шулай ук баш архитектор, мәдәни мирас объектлары тирәсендәге шәһәрнең тарихи йөзен саклау һәм үзәкнең инвестицион потенциалын тормышка ашыру өчен, локаль территорияләргә һәм кул режимында гына түгел, ә комплекслы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирүче шәһәр төзелешен җайга салуның бердәм методологиясен булдыру кирәклеге турында сөйләде. Шәһәр төзелеше советларында концепцияне эшләү барышында ук конкрет урында урнашкан биналарга бәйле рәвештә индивидуаль торак төзелешенең типологиясе эшләнәчәк территорияләрне билгеләү зарурлыгы ачыкланды. Бу шәхси секторда архитектураның сыйфатын күтәрү һәм халык өчен килештерүләр процедурасын гадиләштерү максатыннан эшләнде.

Шулай ук проект офисын булдыру планлаштырыла, аның төп бурычы концепция идеяләрен хокукый документларда да, гамәли эшчәнлектә дә гамәлгә ашыру булачак.

Концепция өстендә эшләү нәтиҗәсендә башкарма хакимият органнары, шулай ук төзүчеләр һәм проектлаучылар тарихи җирлек чикләрендә уенның аңлаешлы һәм ачык кагыйдәләрен булдыручы норматив база алачак дип көтелә.

Даими комиссия депутатлары бертавыштан әлеге мәсьәләне сессия каравына чыгару турында карар кабул итте. Моннан тыш, депутатлар җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен сессия каравына чыгардылар. Мәсәлән, Идел буе районында балалар бакчасы өчен ике җир кишәрлеген берләштерү планлаштырыла.

 

 

Барлык яңалыклар