22-нче октябрь көндез +2-дән +4 градуска кадәр булачак.
Фото: Марат Мугинов
Төнлә минималь температура 2-4 градус салкын, көндез +2-дән +4 градуска кадәр булачак.
Татарстан буенча да аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар явачак, 22-нче октябрь көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы нульдән минус 5 градуска кадәр тирбәлә. Көндез һава температурасы нульдән +5 градуска кадәр булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.