Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Горки-Әмәт урманында җәмәгать бакчасы үз эшен тәмамлый. Майдан сентябрьгә кадәр проектта катнашучы 20 казанлы биредә кишер, ногыт, борчак, җир җиләге, помидор, ташкабак, яшеллек, чәчәкләр, суган, укроп һәм хәтта брокколи үстергәннәр, дип хәбәр ителә иҗтимагый киңлекнең Instagram-аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, «Иҗтимагый бакча» проекты Горки-Әмәт урманында инде өч ел гамәлгә ашырыла. Яз азагында катнашучылар үз түтәлләрендә үсемлекләрне утырталар, җәй буена аларны карыйлар, ә көз көне уңыш җыялар. Быел проектка Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды, ул монда
гортензияләр түтәле утыртты.