Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2021, 10:09

Метро хезмәткәре тормышыннан бер көн: радио урынына – тәгәрмәчләр тавышы, ЮХИДИ инспекторлары урынына – компьютер системасы

13 еллык стажы булган электропоезд машининисты ябык киңлектә эшләү, космонавтларныкы кебек сәламәтлек һәм метродагы хулиганнар турында сөйләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). 20-нче ноябрьдә транспорт тармагы вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Календарьдагы чираттагы кызыл көн әле күптән түгел генә барлыкка килде – бәйрәм 2020 елда гамәлгә кертелде. Котлауларны машина йөртүчеләр һәм кондукторлар гына түгел, ә һава, елга һәм юл транспортында эшләүчеләр дә кабул итте.

KZN.RU порталы көн саен казанлыларга эшкә һәм укуга барырга ярдәм күрсәтүчеләрнең көне ничек узуы турында белеште. Безнең материалыбызның герое – Руслан Мамин, ул инде 13 ел электропоезд машинисты булып эшли. Ул безгә Казанның җир асты дөньясына юл ачучы булды.

 

Метрополитенда бөтен кеше дә эшли алмый: кайберәүләр 2-3 айга да түзми

Кечкенә экскурсия барлык күчмә составларның «өеннән» – электр депосыннан башлана. Сүз уңаеннан, машинистларның һөнәри юлы да шушыннан башлана, чөнки 10 ай дәвамында метрополитенның булачак хезмәткәрләрен нәкъ менә әлеге бинада укыталар, өйрәтәләр. Башта алар метрополитен эше нигезләрен, күчмә составның техник характеристикаларын, механиканы һ.б. үз эченә алган теория белән танышалар. Шуннан соң слесарь практикасы белән белемнәрне ныгыталар, иң кызыгы – идарә итү  бераз соңрак башлана. Линиягә укучылар машинистлар белән бергә чыга, тәҗрибәле остаз һәрвакыт нәрсәнедер әйтеп җибәрү яки ярдәм итү өчен гел янәшәдә була. Ә алга таба метрополитенның булачак хезмәткәрләренә 4 имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Безнең героебыз бу юлны 2008 елда ук, үзенең 26 яшендә, очраклы рәвештә телевизордан игълан күреп узган. «Дөресен әйткәндә, бу эшнең эчке кухнясы кызык иде. Килдем, һөнәр турында тулырак белдем һәм сынап карарга булдым. Башымда «Мин булдыра алырмынмы?» дигән сорау йөрде, һәм җавап табу өчен мин машинист булырга карар кылдым. Бу минем өчен зур булмаган көрәш булды. Булдыра алуымны аңладым, һөнәрдән китәргә теләмәдем», – дип сөйли Руслан.

Әмма, таныклык алу өчен, бөтен теорияне һәм практиканы үзләштерү генә җитми – тагын космонавтларныкы кебек үк, бик нык  сәламәтлеккә ия булырга кирәк. Булачак машинистлар кырыс медкомиссия уза, анда аларны җентекләп тикшерәләр. Психологик өлешкә аерым тукталалар – эш көчсезләр өчен түгел. «Трубкада» эшләү, без метрополитенны шулай дип атыйбыз, эмоциональ яктан авыр, моны һәркем булдыра алмый. Шуны аңларга кирәк, сиңа көнгә 8 сәгать буена ябык киңлектә ялгызың гына булырга туры киләчәк», – дип аңлата машинист.

Барлык медицина белешмәләрен алгач, сине инде поездлар белән мөстәкыйль идарә итүгә кертәчәкләр кебек, ләкин барысы да алай җиңел түгел. Айлык стажировка башлана, аннан соң комиссия каршында имтихан үткәрелә. Һәм әгәр барысы да уңышлы тәмамланса, машинист рәсми рәвештә эшли башлый. Беренче тапкыр ялгызың идарә итү – ул һәрвакыт зур стресс, дип искә төшерә Руслан. «Миңа, дөресен әйткәндә, куркыныч булды. Беренче әйләнештән соң минем форманы сыгарга мөмкин иде. Тәҗрибәле машинист белән янәшә йөрергә гадәтләнәсең, үзеңне куркынычсызрак хис итәсең, янәшәңдә ныклы җилкә бар бит. Кабинада берүзең икәнеңне аңлыйсың, диварың артында меңләгән пассажир, ә тирә-якта ябык киңлек, бик үк рәхәт хисләр түгел».

 

Әмма узган барлык сынаулар да кешенең һөнәрендә тоткарлануын гарантияләми – 2-3 айдан соң яңа эшкә алынган машинистлар еш кына эштән китә. «Әгәр дә кеше эш аңа туры килмәвен аңлый икән, ул монда озак тоткарланмый. Барлык сынауларны уза, эшли, әмма вакыт узгач гариза белән килә, «минеке түгел бу, куркам» ди. 10 укучыдан торган төркемнәрдән кагыйдә буларак 2-3 кеше төшеп кала. Бу бит читтән караганда гына малайлар җылыда галстуктан төймәгә басып утыралар кебек тоела. Чынлыкта эш катлаулы», – дип билгели Руслан.

Алга таба машинистлар атна саен техник уку уза, ел саен – хезмәтне саклау һәм электр куркынычсызлыгы буенча имтихан, ике елга бер тапкыр – квалификацияне раслау өчен имтиханнар. Медицина тикшерүенә килгәндә, һәр көнне машинистларны смена алдыннан һәм смена тәмамланганнан соң табиб карый, ә елга бер тапкыр алар тулы комиссиягә җибәрелә.

Машинистның көн тәртибе нинди һәм электр поездлары күпме хезмәт итә

Метрополитен – бик зур тере организм, һәм әгәр аның эше бер урында бозылса, чылбырның калган барлык звенолары зыян күрәчәк. Шунысы кызык, шәһәр җир асты юлының үзәгендә кайнап та, электр поездларын җибәрүдә катнашкан барлык хезмәткәрләрне санап бетерү мөмкин түгел. Руслан сүзләренчә, бу алар өчен дә катлаулы бурыч, чөнки җир астында барысы да күренми торган фронт буларак эшли: «Безнең бер сменада, һичшиксез, составларны линиягә чыгарырга әзерли торган тупланган слесарьлар бригадасы булырга тиеш. Бер сменага 9 машинист чыга, тагын 2 – алыштыру өчен. Барлыгы 2 смена. Димәк, көнгә уртача 20 машинист җәлеп ителгән».

Очрашу көнендә Руслан көндезге сменада эшләде. «Без төрле вакытта киләбез, чөнки составлар интервал белән йөри, безнең килү дә аларга бәйле. Ягъни бер машинист 8:00 сәгатькә килә, икенчесе поездлар хәрәкәте интервалына карап составны бераз соңрак кабул итә», – дип аңлата ул. Төнге сменада да барысы да якынча шулай: алар эшкә 17:00 сәгатьтән соң килә башлый, димәк, көндезге смена машинистлары өйләренә кайтып китә. Төнге смена метрополитен ябылганчыга кадәр һәм иртән иртүк дәвам итә. Машинистлар үз составларын тапшырып, электр депосында урнашкан ял бүлмәсенә чыгалар. Анда карават һәм душ бар. Машинистлар будильникны 4:30 сәгатькә куеп, йокларга ята. Иртән алар составны яңадан кабул итә һәм метроның беренче пассажирларын тарата. Ә алга таба постны көндезге смена алмаштыра.

Руслан эшкә 8:41 сәгатьтә керешкән. Аңа медицина тикшерүе һәм инструктаж үтүгә 13 минут тирәсе бирелә. 8:54 сәгатьтә ул составны кабул итә һәм идарә итәргә утыра.

Җәдвәл төзү өчен нарядчылар бригадасы җаваплы. Сүз уңаеннан, бу - транспорт өлкәсендә кызлар эшли торган бик аз һөнәрләрнең берсе. Ә менә электропоездны йөртүче хатын-кызны очрату мөмкин түгел диярлек – бу һөнәрдә хатын-кызларга эшләргә рәсми рәвештә Россия Хезмәт министрлыгы бу елдан башлап кына рөхсәт итте. «Нигә машинист кызлар булмый? Дөресен генә әйткәндә, белмим дә. Әмма, минем фикеремчә, болар барысы да хатын-кызларның психологик үзенчәлекләре белән бәйле. Алар бит күбрәк эмоциональ срывларга дучар», – дип фаразлады безнең героебыз.

 

Слесарьлар бригадасы 3 состав  әзерли, шуларның 2-се – линиягә чыгу өчен, 1-се – резервка, ашыгыч хәлләр очрагына. Ул арада машинист үз составының номерын белә һәм поездның техник торышы турында билгеләр кую өчен борт журналын ала. Машинистлар үзләре белән һәрвакыт фонарь һәм махсус ачкыч йөртә.

Башта машинист, үзенең кабинасыннан башлап, поездны эчтән карый. Ул идарә пульты һәм мониторлары булган кечкенә генә бинадан гыйбарәт. Шуннан соң Руслан составның эшен төймәгә басып тикшерә башлый. Шулай итеп ул, мәсәлән, фаралар, рация, ишекләр, тавыш сигналы, тавыш көчәйткеч, двигатель һ.б. төзекме икәнен карый. Аларның дөрес эшләвенә ышангач кына, ул вагоннарга күчә. Машинист аларны онытылган әйберләр предметына карый, янгын сүндергечләр булу-булмавын, тышкы кыяфәтен бәяли. Икенче кабинада беренче кабинадагы кебек үк манипуляцияләр үткәрелә.

Составны тышкы яктан да тикшерергә кирәк. Машинист слесарьлар инструментларны онытмаганнармы, гайкалар ахыргача борылганмы икәнлеген карый. «Слесарьлар, сүз уңаеннан, һәр детальне сугып карый. Саңгырау тавыш ишетелсә, кагыйдә буларак, бу ватылу турында сөйли. Гомумән алганда, электр поездларын эксплуатацияләү вакыты аның җыю елына түгел, ә күпме йөрүе белән бәйле. Уртача алганда алар 10 ел тирәсе йөриләр», – дип сөйли Руслан. Бөтен электр поездларына тәүлегенә бер тапкыр техник тикшерү уздыралар, тагын өч тәүлеккә бер тапкыр уздырыла торган тулы диагностика бар, һәм зур ремонт була, бөтен составны өзеп, һәр төенне тикшерәләр.

Тышкы тикшерүдән соң состав линиягә чыгарга әзер. Электр поездының тоннельгә кадәр юлы урам аша уза. Метрополитенга мул явым-төшемнәр һәм һава торышының башка факторлары куркыныч булмаса да, алай да кайбер йогынтылары бар. Мәсәлән, әгәр кар күп яуса, электр депосыннан чыгу өлешен гадәттәгедән озаграк чистартырга туры киләчәк.

Машинистларга составның «көен» тыңларга кирәк

Ә алга таба тоннельгә керү – машинистлар караңгылыкка чумалар. Руслан яшерми – аның эше бертөрле. Вакытның күп өлешен ул тоннельдә уздыра. Һава торышының нинди икәнен «Әмәт» станциясендә генә күреп була.

Беренче карашка метро машинисты эше җир өсте транспорты йөртүчеләрнекенә караганда күпкә җиңелрәк булып тоелырга мөмкин, әмма Руслан һәркайда үз үзенчәлекләре бар дип ышана. Әйе, метрополитенда ЮХИДИ хезмәткәрләре юк, һәм машинистларга штраф язулары икеле. Тизлекне махсус аппаратура контрольдә тота, ул тиешеннән тизрәк яки акрынрак барырга ирек бирми, һәр участокка үз параметрлары куелган. «Мәсәлән, станциягә керү 50 км/сәг тизлек белән, платформа уртасында 30 км/сәг дә югары булмаган тизлек белән башкарыла. Мин югарырак тизлек белән керә алмаячакмын, аппаратура мине тоткарлаячак. Әмма компьютер минем хатамны теркәячәк, ә аннары инде эш көне ахырында хаталарны ачыклау булачак», – дип аңлата безнең герой.

 

Тоннельләрдә светофорлар да бар. Алар поездлар хәрәкәтен җайга сала, барысы да гадәти машина юлларындагы кебек үк. Руслан сүзләренчә, светофорлар машинистка алда тоткарлык булуы турында хәбәр итә ала. «Әйтик, сезнең алдан состав бара иде һәм туктап калды. Әгәр без бу турыда белми калсак, һәлакәтләр котылгысыз. Состав уртача 70-80 км/сәг тизлек белән бара, шуңа күрә безгә вакытында туктап калу өчен бу хакта алдан белергә кирәк. Кайвакыт тулы элекр поездының тормозлау юлы 100 метрга кадәр арта».

Машинистларга радио һәм музыка тыңларга катгый тыела. Моның урынына аларга составның «көенә» колак салырга кирәк, барысы да яхшы эшлиме икәнен аңлау өчен. Машинист кабинкасында тартырга да ярамый. Игътибар тулысынча юлда булырга тиеш.

Пассажирларны төшерү һәм утырту өчен 25 секунд бирелә

Машинист пассажирларның чыгуын һәм керүен электропоездның зур ян көзгесе һәм камералары аша күзәтеп тора. Идарә кабинкасының сул ягында урнашкан зур булмаган мониторда платформаны да, вагоннарны да күрергә була. Шулай итеп, машинистлар кайсы вакытта ишекләрне ябарга вакыт икәнен беләләр. Әмма шул ук вакытта еш кына пассажирлар поездга йөгереп килеп җитә, ә ишекләр борын төбендә үк ябылган очраклар да була. Машинистлар моны махсус эшләми, дип ышандыра Руслан. «Безнең система, мәсәлән, автобустагы кебек түгел. Без бер генә ишекне аерым ача һәм яба алмыйбыз – команда автомат рәвештә барысында берьюлы эшли. Без пассажирларның барысы да вагонга кергәнме икәнен карыйбыз һәм төймәгә басабыз. Команданың бирелүе һәм үтәлүе арасында 4-5 секунд вакыт уза, һәм барлык ишекләр ябылмыйча, без берни дә эшли алмыйбыз». Моннан тыш, без катгый графикны саклыйбыз – метро сәгать кебек эшләргә тиеш. «Кешеләр, мөгаен, поезд аларны көтми дип үпкәлиләр, тик бу кагыйдәләргә каршы килә. Барлык составлар бер-берсенә бәйле. Безнең бит секундлык расписание. Шулай берсе көтеп торса, калганнары да басып калачак. Ике станция арасын үтү өчен 2 минут 20 секунд бирелә, төшерүгә һәм утыртуга – 25 секунд. Әгәр кайдадыр күбрәк тоткарлансак, графиктан артта калу башлана, димәк, безнең арттагы поездлар да шулай артта калачак. Бу безнең бер линиянең буш булуына китерергә мөмкин, ә икенчесе – бөтенләй туктап торачак», – дип аңлата Руслан.

Вакытта бераз төгәлсезлекләр җибәрү рөхсәт ителә, ләкин 15-20 секундтан да артык түгел. Смена ахырына бу минутларга әйләнергә мөмкин, ә алга таба – графиктан калышу һәм пассажирларның күпләп туплануы. Шуңа күрә кемнеңдер йөгереп килеп җиткәнен машинистлар берничек тә көтеп тора алмый.Тулаем алганда, Руслан сүзләренә караганда, төшерүне һәм утыртуны контрольдә тоту станцияләрдә барлыкка килгән яңа яктырту аркасында бераз җиңеләйгән.

 

Машина йөртүче белән элемтәгә пассажирлар «Машина белән элемтә» төймәсе ярдәмендә чыга ала, тик ул, әлбәттә, гадәти әңгәмәләр өчен түгел, ә ашыгыч хәлләр өчен кулланыла. Андыйлар кайвакыт метрода да була. «Төймәгә, кагыйдә буларак, кемгәдер начар булса яки вагонда сугышкан очракта басалар. Бервакыт минем сменада шикәр чире белән авыручы ир-атның өянәге башланды. Минем белән элемтәгә керделәр, ә мин үз чиратымда бу турыда диспетчерга хәбәр иттем. Якындагы станциядә ир-атны табиблар каршы алды. Без бәйләүче звено булып торабыз», – дип сөйли Руслан. Нигездә, әлбәттә, гади хулиганлык белән очрашырга туры килә. «Бервакыт шундый хәл булды, бер ир-ат һәр станциядә вагоннарны алыштырып, бөтен төймәләргә басып йөрде. Мин аны камералар буенча тиз таптым, сигнал бирдем, һәм тукталышларның берсендә аны инде полиция хезмәткәрләре каршы алды».

Бер сменада 9 әйләнеш ясала – бу бер соңгы станциядән икенчесенә кадәр 18 тапкыр барып килү. Электр поездының юнәлешен үзгәртү өчен, машинистлар барлык пассажирларны төшерәләр, тупикка баралар, анда каршы яктагы кабинага күчәләр һәм яңа сәфәрне башлау өчен светофор сигналын көтәләр.

Машина йөртүчеләрнең тәнәфесләре дә бар, төшке аштан тыш алар һәр 2 сәгать саен 15 минут ял итә. Бу вакытта постка махсус алмашу бригадасыннан машинист килеп баса.

Һөнәри авырулар һәм бәйрәм көннәрендә эшләү турында

Машинистлар үзләренең озын булмаган тәнәфесләре вакытында, гадәттә, һава суларга чыга һәм күзләрен ял иттерә. Шундый мизгелләрнең берсендә без Русланнан үз эшендә нәрсәне иң катлаулы дип санавын сорадык. «Беренче чиратта, психологик яктан катлаулы. Бу барыбер зур җаваплылык, чөнки үзебез өчен генә түгел, пассажирлар өчен дә җавап бирәбез. Барысына да күнегергә мөмкин, моңа – юк. Сирәк булса да, состав ватылып, тоннельдә торырга туры килгән чаклар булды. Ә бу ябык киңлектә меңләгән кеше, шундый паника башланырга мөмкин! Мондый мизгелләрдә күп нәрсә машинисттан, аның тәҗрибәсеннән, һәм, әлбәттә инде, күчмә составның техник торышына бәйле», – дип аңлата ул.

Шулай ук тәгәрмәч астына кеше ташланган очраклар да була. Русланга мондый хәл белән һәнәри юлының башында ук, 2011 елда очрашырга туры килгән. «Бу «Сукно бистәсе» станциясендә булды. Без ул вакытта икешәрләп йөри идек һәм пассажирларны төшерә-утырта башладык. Бер кыз иң кырыйда басып торды, башта кабинага карады, аннан тәгәрмәч астына керә башлады. Без чыктык – һәм аны тизрәк тартып чыгара башладык. Бар да узды, ләкин шундый курку калды...»

Машинистларны төрле хәлләргә әзерләүләренә карамастан, тизлек җыйган поездны туктатырга кыен. «Без тавыш сигналларын болай гына бирмибез һәм болай гына платформа читендә басып тормавыгызны сорамыйбыз. Поезд машина түгел, тормоз юлы озынрак, һәм һәрвакыт туктап булмый», – дип билгели Руслан.

Машинистларның да һөнәри авырулары бар, еш кына күрү һәм сулыш органнары зыян күрә. Моннан тыш, мондый эш йөрәккә дә йогынты ясый, чөнки метрополитен хезмәткәрләре электромагнит үзәгендә урнашкан.

 

Руслан шулай ук бәйрәмне ялгызын гына кабинада каршы алуның ничегрәк булуын сөйләде. Героебыз сүзләренә караганда, алар хезмәттәшләре белән бер-берсенең фикерен исәпкә алалар, кайберләре хәтта үзләре төнлә эшләргә теләк белдерә: «31-нче декабрьдә дә эшләргә теләүчеләр һәрвакыт бар. Бу көнне без гадәттә төнге сәгать берләргә кадәр эшлибез, ә составны тапшырганчы, хәтта икеләр дә була. 22:00 сәгатькә кадәр, кагыйдә буларак, метрода кеше юк, аннан соң инде кешеләр агымы башлана. Күрәсең, чыршы янына шәһәр үзәгенә баралар, өстәмә составлар куйган вакытлар да булды. 23:45 сәгатьтә тынлык, беркем дә юк. Тагын кешеләр вагоннарга 00:20 сәгатьтә кире тула башлый, өйләренә кайталар – канәгать, бәхетле, – дип сөйли машинист. – Ә без нәрсә? Ә без барабыз, диспетчер белән бер-беребезне рация буенча котлыйбыз. Сүз уңаеннан, бездә диспетчерларның берсе шигырьләр яза. Шуңа күрә Яңа ел белән иҗади котлый. Без бу мизгелдә хәтта барлык пассажирлар да теләкләрне ишетсен өчен тавышны көчәйтеп куябыз».

Сүз уңаеннан, эштән буш вакытта, ял иткән көнне яки отпускта, Руслан нигездә шәһәр буйлап машинада хәрәкәт итә: «Ни дисәң дә метродан бераз ял итәсе килә, – ди ул. – Дөрес, әгәр миңа каядыр бик тиз барып җитәргә кирәк икән, мин уйламыйча метрога барам».

Очрашу ахырында без Русланга сорау бирдек: ни өчен, һөнәрнең бөтен катлаулылыгына карамастан, ул үз эшенә тугры калган. «Дөресен генә әйткәндә, мин ничектер үз-үземә бу сорауны биргәнем булмады. Бары тик моның минеке икәнен, нәкъ менә бу һөнәр миңа ошый һәм мин үз урынымда булуымны аңладым. Хәер, юлның башында ук бирелергә һәм китәргә теләгән мизгелләр булды. Әмма мине һәрвакыт хатыным үсендереп торды, моның өчен мин аңа бик рәхмәтле», – ди героебыз.

 

Барлык яңалыклар