Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 18:53

Олег Газманов «Игелекле дулкын» турында: «Хәйриячелекнең асылы – башка кешеләргә шатлык китерү һәм ләззәт алу»

Фестивальнең кунаклары, традиция буенча, үз автографларын коллажда калдырдылар, ул хәйрия аукционында лот булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь, Камилә Гобәйдуллина). «Игелекле дулкын» бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале – мөмкинлекләре чикле балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга шатлык бүләк итүче, шулай ук аларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүче проектларның берсе. Бу хакта бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган матбугат конференциясендә танылган башкаручылар – Россиянең халык артисты Олег Газманов һәм РФ атказанган артистлары Анжелика Варум һәм Дима Билан сөйләде.

«Мин Казанга килергә бик яратам, монда миңа рәхәт. Игорь Крутой бу проектта катнашырга тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштым, – дип билгеләп үтте Олег Газманов. – Кызганычка каршы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр бар, бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шуңа күрә мондый хәйрия проектлары бик кирәк». Җырчы сүзләренчә, хәйриячелек теләсә нинди каршылыкларны йомшартырга сәләтле. Мисыр аллалары үлгәннәрнең җаннарын каршы алганда, һәм аларны җәннәткә яки җәһәннәмгәме дип билгеләгәндә ике сорау бирә торган булганнар: син бу тормышта шатлык кичердеңме һәм Җирдә кемгә дә булса шатлык китердеңме. Хәйриячелекнең дә асылы – башка кешеләргә шатлык китерү һәм ләззәт алу, шуңа күрә мин монда», – дип өстәде ул.

Мондый хәйрия проектларында бер генә тапкыр катнашмаган Дима Билан да артистны хуплады. «Мин хәйриячелекнең нәрсә икәнен бик төгәл аңлыйм. Артист – ул шатлык китерә торган һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга тиешле кеше. Мин кабат монда, Казанга килүемә һәм файда китерә алуыма бик шат», – диде Дима Билан. Җырчы Татарстанда үзен өйдәге кебек хис итүен белдерде. «Казанда, Чаллыда булган бөтен нәрсә – барысы да ничектер минем белән, минем хисләрем белән бәйле. Мин һәрвакыт Питрәчне, бу якларны бик сагынам. Бу минем икенче Ватаным, дип әйтергә була, чөнки мин туганнан соң гаиләм бирегә күченгән».

Быел «Игелекле дулкын» фестивале белән җырчы Анжелика Варум танышты, ул да әлеге зур проектның бер өлешенә әйләнде. «Бу инициативага теләктәшлек күрсәтә алуыма бик шат, чөнки күпчелек тамашачыларның балалар, фестивальдә катнашучылар, волонтерлар булачагын беләм. Минемчә, бу искиткеч матур тамаша булыр», – дип йомгаклады сүзен җырчы.

Матбугат конференциясе азагында йолдызлар коллажда үз автографларын калдырдылар, алга таба ул хәйрия аукционында лот булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Ул балаларның физик сәламәтлеге чикләнгән булуына карамастан, уртак иҗаты өчен мәйданчык булып тора. Бер сәхнәдә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башкалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәләр.

Быелгы фестивальдә бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты, ел башыннан 7 шәһәрдә сайлап алулар узды. Катнашучылар өчен 40-тан артык профессиональ мастер-класс, шул исәптән онлайн-форматта үткәрелде. Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең гала-концерты уза, анда 12 җиңүче Россия эстрадасы йолдызлары белән чыгыш ясый.

Фоторепортаж
«Игелекле дулкын» фестиваленең матбугат конференциясе
Видеорепортаж
06.12.2021 17:03
Ратушада «Игелекле дулкын» фестивале кунаклары белән матбугат конференциясе узды
Барлык яңалыклар