Опрессовкадан соң челтәрләргә агымдагы һәм капиталь ремонт ясалачак
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). KZN.RU порталында «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте (Казан җылылык челтәрләре) челтәрләренә тоташтырылган торак йортларның май аена кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору графигы бастырыла. Өзү җылылык челтәрләренә ремонт үткәрү һәм гидропрессовкалау белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, 7-нче майдан башлап Казанда рәсми рәвештә 2018-2019 елларда җылылык бирү сезоны тәмамланды. Җылыту чоры тәмамланганнан соң җылылык белән тәэмин итү объектларында, кулланучыларны җылылык белән тәэмин итү системаларында киләсе җылылык чорына әзерлек буенча ремонт эшләре башлана.