Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2019, 17:05

Казанда җылы бирәләр

Казанда торак йортларны һәм социаль объектларны җылылык белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә.


 (Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанда торак йортларны һәм социаль объектларны җылылык белән тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Күп фатирлы йортларга җылылык җибәрүнең ничек баруы турында Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде.

Вакытыннан алда җылылык социаль объектларга һәм үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин ителмәгән йортларга җибәрелергә мөмкин

Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин ителгән йортларда җылыту сезоны уртача тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан түбән булганда рәсми төстә игълан ителә. Бу тәртип норматив документлар белән билгеләнгән. Казанда җылыту сезоны 24-нче сентябрьдә башланды. «Норматив документ җылылык җибәрү өчен температура режимын катгый регламентлый, – дип билгеләп үтте Д.Анисимов. – Синоптикларның фаразлары һәрвакытта да төгәл түгел, шуңа күрә бары фаразлаулар буенча гына җылыту сезоны башлану турында карар кабул итү һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе карарын чыгару мөмкин түгел».

Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү булмаган очракта күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә җылылык бирү сезонының рәсми башлануын көтәргә кирәк, йортларга җылылыкны алданрак та җибәрергә мөмкиннәр. Мондый карар милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителә һәм беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелә. Гомуми җыелышны үткәрү тәртибе РФ Торак кодексы белән регламентлана. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе аңлатып узганча, җыелыш үткәрү кирәк, чөнки йортта яшәүчеләрнең бер төркеме туңа, салкыннарга зарлана, шул ук йортта яшәүче башка кешеләргә эссе һәм алар җылылык бирүне туктатуны сорыйлар.

Социаль объектлар җитәкчелеге дә, вакытыннан алда җылылык җибәрүгә гариза биреп, шулай ук эшли ала. Быел социаль учреждениеләргә - хастаханәләргә, бала тудыру йортларына, поликлиникаларга 17-нче сентябрьдән җылы бирә башладылар – 24-нче сентябрьгә 542 социаль өлкә объектына (73%) җылылык җибәрелгән.

Йортның үзәк җылыту системасы приборларын 100 процентка тигез итеп тутыру өчен 2 атна кирәк

Җылылык бирү – күп этаплы процесс, аңа ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар - тәэмин итүчеләр һәм идарәче оешмалар җәлеп ителә. Ә җылыту сезонына әзерлек эшләре вакытыннан алда башлана: җәй көнендә үк күп фатирлы йортларда җылылык системаларына пресслау һәм гидроюдырту үткәрелә. Җылылык сезоны башлануга җылылык белән тәэмин итә торган оешмалар һәм идарәче оешмалар әзерлек паспортларын ала.

Ягып җылыту сезоны башлану турында игълан иткәннән соң, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар идарәче компанияләрдән җылылык җибәрүгә гаризалар кабул итәләр һәм тиешле формалар бирәләр. Бу вакытта котельныйлар ягылган һәм җылылык бирүгә әзер булалар.

Шуннан соң идарәче компанияләр җылылык бирү эшен башлау өчен үзләрендә эшермәләрне ача. Күп фатирлы йортның үзәк җылыту системасына җылы керә башлагач, кайбер стоякларда һава калганлыгы ачыклана. Шуның аркасында бер стояк эссе, икенчесе җылы булырга мөмкин. «Җылылык бирелә башлаганнан бирле, төзекләндерү һәм җибәрү-җайга салу буенча чаралар үткәрү, йортның үзәк җылыту системасының барлык приборларын 100 процентка тигез тутыруны тәэмин итү өчен 2 атна вакыт бирелә», - дип билгеләп үтте Д.Анисимов.

Җайга салу һәм җибәрү-көйләүне идарәче компанияләр белгечләре башкара, чөнки күп фатирлы йортлар күп, бер үк вакытта аларның һәрберсендә эшне физик яктан алып бару мөмкин түгел, дип ассызыклады Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе. Барлык көйләү эшләреннән соң җылыту системасы эш режимына күчә.

Җылылык бирү сезонының старты шәхси җылылык пунктлары белән бәйле түгел. «Шәхси җылылык пунктлары ел әйләнәсе эшли, алар ягу өчен түгел, суны җылыту өчен кулланыла, - дип аңлатты Д.Анисимов. – Котельныйлы җылылык йөрткеч күп фатирлы йортка керә, анда аның бер өлеше су җылыту өчен шәхси җылылык пунктына, икенче өлеше үзәк җылыту системасына, батареяга килә».

Җылылык йөрткечне бирү урамдагы һава температурасына бәйле рәвештә көйләнә

Синоптиклар фаразларына караганда, октябрь башында җылынырга мөмкин. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Казанда 3200 йортта һава торышы көйләүнең җайланмалары куелуына игътибар итте, алар урамдагы һава температурасына бәйле рәвештә җылылык йөрткечне җайга сала. Һава торышы көйләүнең җайланмалары булмаган җирдә җылылык йөрткечнең температурасы температура графигы нигезендә котельныйлар тарафыннан җайга салына.

Җылылык исәпләү приборлары куелган йортларда яшәүчеләр хезмәт өчен счетчиклар күрсәткечләре буенча түләячәк. Җылылык белән тәэмин итү өчен түләүләрне алар октябрь счет-фактураларында күрәчәк, бу исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен төшерү вакыты белән бәйле – айның 22-нче числосына кадәр, ә җылыту сезоны Казанда 24-нче сентябрьдә старт алды.

Мондый счетчиклар булмаган очракта түләү норматив буенча башкарыла. Мондый йортларда җылылык өчен түләү сентябрь счет-фактураларына кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда район администрацияләрендә һәм идарәче компанияләрдә кайнар линия телефоннары эшли башлады. Моннан тыш, җылылык сезонын башлау турындагы сораулар белән шәһәрлеләр Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетына түбәндәге номерлар буенча мөрәҗәгать итә ала: 590-96-22, 590-96-23 һәм «Ачык Казан»га 236-41-23 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Барлык яңалыклар