Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2021, 15:01

«Игелекле эшләр көне» фонды карамагында булганнарга медицина белгечләре бушлай консультация бирәчәк

Балаларны нейропсихолог, невролог һәм психиатр караячак, шулай ук йокы вакытында баш миенең активлыгын теркәү процедурасын узу мөмкинлеге булачак.

Фото:  «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Февральдә Казанның «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагы балалар бушлай медицина консультациясе алачак. Балаларны нейропсихолог, невролог һәм психиатр караячак, шулай ук йокы вакытында баш миенең активлыгын теркәү процедурасын узу мөмкинлеге булачак.

Узган елның ноябрендә 10 бала бушлай медицина тикшеренүләре узган. Консультацияләр фонд белән хезмәттәшлек итүче шәһәр клиникаларының берсендә, алдан язылу буенча үткәрелә, ул Себер тракты, 13 адресы буенча урнашкан. Проект турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча алырга була: +7(843)236-65-61. Урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар