Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2021, 15:12

Яңартудан соң яшүсмерләр клубларына йөрү 20% ка арткан

Казан Мэры тагын өч яшүсмерләр клубында, ике музыка мәктәбендә һәм дүрт спорт учреждениесендә капиталь ремонт игълан итте.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда быел өч яшүсмерләр клубына, ике музыка мәктәбенә һәм дүрт спорт учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта Башкарма комитетта аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда барлык яшүсмерләр клублары диярлек яңартылган. Ремонт аларга йөрүне 20%-ка арттырырга мөмкинлек бирде. «Без үз алдыбызга мәктәптән тыш вакытта балаларыбыз яшәү урыны буенча төрле түгәрәкләргә йөри, үз талантларын үстерә алсын өчен максат куйдык. Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте ярдәмендә Казанда мондый программа тормышка ашырыла. Яшүсмерләр клубларында без яхшы нәтиҗә күрдек. Музыкальныйларда да шундый ук яхшы эффект алырбыз дип уйлыйбыз», – диде ул.

«Казан шәһәре социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Петр Королев сүзләренә караганда, 2021 елда «Икар» яшьләр киңлеген (Рәхимов ур., 23) ремонтлауны тәмамлау, яңа төзелгән «Икар-2» спорт ориентирлашу яшүсмерләр клубы (Рәхимов ур., 23) һәм «Сандугач» яшүсмерләр клубы биналарында (Гагарин ур., 77б) эшне башлау планлаштырыла. Моннан тыш, Подлужная урамындагы «Лидер» яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча проект документациясе эшләнә.

 

Быелгы программага шулай ук Мало-Московская урамы, 15 адресы буенча урнашкан «Вертолет» яшьләр үзәге дә кертеләчәк. Ул бөтен Киров районы яшьләре өчен төп үзәк булырга тиеш. Спорт кластеры, концерт залы һәм зур техник иҗат үзәге, шулай ук яшьләр оешмалары – резидентлар базасы планлаштырыла.

Мәдәният тармагының мәгариф учреждениеләрендә дә ремонт эшләре алып барылачак. Бүгенге көндә ике балалар музыка мәктәбе эшли башлады инде – 2-нче номерлы Г.Баруди урамы, 25а буенча һәм 10-нчы номерлы – Революция урамы, 49 буенча.

Шулай ук П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә проект һәм ремонт эшләрен уздыруга муниципаль бюджеттан акча бүлеп бирү көтелә. Ул 1932 елда ук нигезләнгән һәм мәдәни мирас объекты булып тора. Мәктәптә 2,7 меңнән артык кеше укыган, ә бүген анда 451 яшь музыкант шөгыльләнә.

«Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча объект түбәне ремонтлау, чорма өслеген җылыту, этажара капламнарны ремонтлау һәм торгызу, шулай ук гомумтөзелеш һәм бизәү эшләре кебек комплекслы авариягә каршы чаралар үткәрүне таләп итә», – диде П.Королев.

Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында эш дәвам итә. Хәзерге вакытта «Мотор» спорт мәктәбенең икенче бинасына ремонт ясала (Ленинград ур., 26) һәм «Касатка» йөзү спорт мәктәбендә эшләр тәмамлана. Агымдагы елда «Савиново» футбол мәктәбенең административ-хуҗалык блогында ремонт эшләре башланган. 1988 елда төзелгән, элек 113-нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе карамагында булган ташландык бина капиталь ремонтланачак һәм киенү-чишенү бүлмәләре һәм спорт мәктәбе персоналы өчен кабинетлар булдырылачак, анда 500-гә якын яшь спортчы шөгыльләнә. Бу максатларга 24 млн сум акча бүленгән. «Эшләр агымдагы елның февралендә башланган, хәзерге вакытка 55%-ка үтәлгән. Ремонтны төгәлләү балаларга футбол белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итәчәк, шул исәптән җайлаштырылган», – дип уртаклашты спикер.

 

Быел Татарстанның иң борынгы лагерьларының берсе – «Яшь гвардия»не дә яңарту планлаштырыла. 1932 елда төзелгән спорт лагере соңгы тапкыр 1961 елда яңартылган. Горький шоссесыннан ерак түгел урнашкан лагерьда беренче космонавт Юрий Гагарин булганы белән билгеле. Хәзер ул сменага 242 кешегә кадәр генә кабул итә ала, әмма иске торак корпусларны җимерү һәм яңа 14 бина төзү юлы белән реконструкциядән соң – 400ләп бала. Моннан тыш, анда яңа футбол кыры, йөгерү юллары, тренировкалар өчен ябык мәйданчык, воркаут һәм җиңел атлетика зонасы барлыкка киләчәк. Шулай ук балалар өчен мини-кинотеатр, мастер-класслар үткәрү өчен чатыр, клуб һәм тернәкләндерү үзәге булдырылачак.

«Сезнең йөкләмәгез буенча, Илсур Рәис улы, җәйге балалар лагерьларының традицияләренә һәм көнкүрешенә багышланган музей булдырылучы бер генә агач корпусны калдыру планлаштырыла. Бүгенге көндә бу музейның экспонатлары була алырлык фотографияләр һәм инвентарьлар җыела», – дип сөйләде социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер проектка ел әйләнәсендә аның эшен тәэмин итәрлек үзгәрешләр кертелә. Ремонтны агымдагы елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла. Проектны раслаганнан соң, алдагы этапка эшләр фронты билгеләнәчәк.

«Социаль өлкә объектларын ремонтлау барышын бәяләгәндә, подрядчылар һәм төзүчеләр аеруча тырышалар, чөнки болар барысы да безнең балалар өчен. Һәм бу шатландырмый кала алмый. Быел да барлык эшләр вакытында тәмамланыр дип өметләнәбез «, – диде йомгаклап Мэр.

 

Фоторепортаж
Аппарат киңәшмәсе, 15.06.2021
Видеорепортаж
15.06.2021 12:30
Казанда 15 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак
Барлык яңалыклар