Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2020, 10:15

Капиталь ремонттан соң Казанда өч яшүсмерләр клубы һәм «Юлдаш» яшьләр үзәге ачылды

18-нче сентябрьгә кадәр Казанның яшүсмерләр клубларында тәкъдим ителә торган иҗади, гамәли һәм спорт юнәлешләре белән танышу өчен Ачык ишекләр көннәре уза. Хәзерге вакытта «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе түгәрәкләренә һәм секцияләренә дүрт меңнән артык кеше язылган. Балаларның һәм яшүсмерләрнең 80%-ы клубларда бушлай шөгыльләнә.

Яңа уку елына шәһәрдә «Юлдаш» яшьләр үзәге ачылды һәм өч яшүсмерләр клубында капиталь ремонттан соң эшне яңадан башлап җибәрделәр: «Талантика», «Борыч» һәм «Алтын кул».

«Юлдаш» Юдино бистәсендә яңа объект булды. Бистә халкы өчен монда кыяга менү, воркаут, кроссфит, бокс, дзюдо, хореография, брейк-данс, көрәш, компьютер графикасы буенча секцияләр эшли. Видеостудия һәм ниндзя-трасса җиһазландырылган. Үзәккә даими рәвештә килүчеләрнең саны аена 14 яшьтән 40 яшькә кадәрге 350 кеше тәшкил итә. Хәзерге вакытта үзәкнең секцияләренә һәм түгәрәкләренә 150 Юдино кешесе язылган.

Мәскәү районында урнашкан «Талантика» клубында балалар һәм яшьләр өчен театр, хореография һәм спорт юнәлешләре, гамәли сәнгать, шашка, рәсем сәнгате һәм бишектән үстерү секцияләре эшли. «Альпари» хәйрия фонды белән берлектә клубта физик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен спорт залы җиһазландырылган.

Яңа Савин районының «Борыч» клубында Instagram челтәре, YouTube видеохостингы, TikTok мобиль кушымтасы өчен фото һәм видеороликлар булдыру студиясе, шулай ук видеоблогинг студиясе ачылды.

Идел буе районының «Алтын кул» клубында хәзер тегү остаханәсе эшли, анда теләге булган һәркем кием дизайны һәм стиленә өйрәнә, тегү коворкингын үзләштерә ала. Монда шулай ук кием тегү һәм мода күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

2020 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча муниципаль түгәрәкләргә һәм секцияләргә 12,9 мең кеше йөргән. Спорт, бию, гамәли иҗат, мәктәпкә әзерлек, чит тел юнәлешләренә дә ихтыяҗ зур булды. Робототехника, 3D-модельләштерү, блоггинг, кино- һәм фотостудияләр кебек яңа секцияләр популярлаша бара.

Казанда 64 яшүсмерләр клубы эшли.

Барлык яңалыклар