Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2020, 12:05

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләрнең иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

Фестивальгә заявка онлайн режимда бирелә.


(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Татарстанда эшче яшьләрнең ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» VIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү 25-нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Фестивальдә катнашырга 18 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла. Фестиваль ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак.

Фестивальгә заявка онлайн режимда бирелә, моның өчен сайтта анкета тутырырга кирәк.

Фестивальнең сайлап алу этаплары октябрь аеннан ноябрьгә кадәр Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казанда узачак. Суперфинал һәм гала-концерт Татарстан башкаласында була.

Быелдан башлап конкурста кимендә 4 кешедән торган иҗади коллектив составында 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге кешеләр катнаша алачак. Исегезгә төшерәбез, элек яшь категориясе 41 яшь белән чикләнә иде. Әлеге яшьтәге катнашучылар саны иҗат коллективында катнашучыларның гомуми санының 25%ыннан артмаска тиеш.

Фестивальдә катнашучыларга гомуми яшь таләпләре элеккечә калды - бу 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр, алар өчен конкурс программасы төрләрендә шөгыльләнү һөнәри эшчәнлек булмаска тиеш, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен команданы яисә аерым башкаручыларны җибәрәләр, алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Уңыш мизгеле», «Предприятиене визитка-презентацияләү» номинацияләрендә үз номерларын күрсәтәчәкләр (визитканы Казанда суперфиналга узган командалар гына әзерлиләр). Шулай ук быел «Безнең заман геройлары» исеме астында аерым приз булачак. Мактаулы бүләк Гран-прига лаек булган командага – 1-нче урынны алган барлык номинацияләрдән җыелган баллар буенча тапшырылачак.

Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе Татарстан Республикасы Президенты кубогын һәм акчалата премия, диплом алачак.

Иң яхшы җиңүчеләр ТНВ телеканалында «Безнең заман» геройлары» телевизион программасында тәкъдим ителәчәк. Проект майда старт алды. Ул үзенең төп эшен һәм иҗади эшчәнлеген уңышлы алып барган фестиваль катнашучыларына багышланган.

Фестивальнең барлык этапларында күп санлы мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, РФ һәм ТР алдынгы сәнгать осталары белән консультацияләр уза.

Барлык яңалыклар