Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2021, 11:12

КФУ профессоры: «Кайчагында кошларны бөтенләй ризыксыз калдырганчы, аларга ипи ашату яхшырак»

Ни өчен шәһәрне күгәрченнәрсез һәм каргаларсыз күселәр басып алачагы һәм гадәти тозның канатлылар өчен ничек агу була алуы турында орнитолог Илгизәр Рәхимов сөйләде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март, Ксения Швецова). Кошларсыз тормышны бер шәһәрдә дә күз алдына китереп булмый. Алар үзләренең шау-шулы кычкырулары белән ачуны чыгарырга, көйле җырлаулары белән сокландырырга яки гадәти булмаган каурыйлары белән гаҗәпләндерергә мөмкин. Фаунаның бу вәкилләре кыргый табигатьтә генә түгел, заманча шәһәр экосистемасында да зур роль уйный. Ни өчен күчмә кошлар көньякта кышламый башлады, Казанда сирәк очрый торган канатлыларны кайда күзәтергә мөмкин, күгәрченнәрнең һәм каргаларның юкка чыгуы күселәр артуына ничнек йогынты ясаячак – KZN.RU порталының бу һәм башка сорауларына КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, профессор, орнитолог Илгизәр Рәхимов җавап бирде.

«Күгәрченнәрне юк итеп, без зур проблемалар тудырачакбыз»

Илгизәр Ильясович, әйдәгез башта күгәрченнәр турында сөйләшик. Бу кошлар шәһәрдә каян барлыкка килгән?

И.Р.: Күк күгәрчен – безнең киңлекләрдән түгел, ул чыгышы белән көньяк кошы, Урта диңгез тибы. Табигатьтә күгәрченнәр таулы җирлектә, Урта диңгезгә якын Азиянең Передней районында, тауларда – Пиренеяларда, Апенниннарда һәм башка җирләрдә яши. Бу – күгәрченнәрнең кыргый төр буларак килеп чыккан урыннары. Күгәрченнәр шәһәрне үзләштерә башлаганнан бирле меңнәрчә еллар үтте инде, һәм хәзер ул һәр җирдә тереклек итүче кош. Шәһәрләрдән тыш җирләрдә без аларны күрмибез дә диярлек.

Кошның шәһәргә керүенең һәм аның кеше белән якынаюының төп сәбәбе – азык базасы. Күгәрчен – бодай ашый торган кош. Шуңа күрә антиклык чорында кешеләрнең авыл хуҗалыгын киңәйтә һәм ашлык үстерә башлавы шәһәрләрдә күгәрченнәр саны артуга китерде. Күгәрчен безнең янга үзе килде, азык таба башлады һәм акрынлап антропоген ландшафтны үзләштерде.

Сез аны бодай ашый торган кош дисез. Ләкин хәзер алар барысын да ашый бугай?

И.Р.: Үсемлекләр белән мавыгуларын алар югалтмаган, бу табигый үзлек аларда калган. Нәкъ менә бодай ашый торган кошларда зоб яхшы үсеш алган, моны без күгәрченнәрдә күзәтәбез дә инде. Әмма хәзер без синантропа төрләре өчен – ягъни шәһәрдә көн күрүчеләр өчен – нигездә политрофизм хас булуын күрәбез. Политроф организмнар төрле азык белән туклана. Күгәрченнең пешкән балык ашаганын үзем күзәтеп тордым. Өстәвенә, мин моны көчле ачлыктан дип әйтмәс идем, бу бары тик шәһәрләрдә яшәү шартларына җайлашу гына.

« Ел саен күк күгәрченнәр безнең чүплекләрдә йөзләгән мең тонна азык-төлек калдыклары ашыйлар»

Кайчак шундый хис туа: шәһәрдә күгәрченнәр башка кошларга караганда күп тапкырга күбрәк...

И.Р.: Чынлыкта исә хәзер Казанда күгәрченнәр алай ук күп түгел. Җәен, мәсәлән, алар гомумән аз. Җәйге чорда саны буенча чыпчыклар, кышын – ала каргалар һәм каргалар лидер булып тора. Ә шәһәрдә хәзер 200-гә якын кош төре яши.

Безгә калса, күзгә ешрак чалынганга күрә күгәрченнәр күп булып күренә, алар нәкъ менә кеше күп була торган җирләрдә – базар, склад, чүплекләр һәм башка урыннарда туплана. Һәм кешедә күгәрченнәр күп дигән хис туа, әмма чынлыкта бу алай түгел. Әле 20 ел элек кенә Казанда йөзләгән мең күгәрчен күзәтергә мөмкин иде. Ә хәзер, әгәр бу кошлар зур территориягә таралса, без аларны сизмибез дә.

Ни өчен алар шулкадәр азайды соң? Күгәрченнәр санын ничек контрольдә тотарга мөмкин?

И.Р.: Эш шунда ки, хәзерге шәһәрләрдә кешеләр аларга яшәү өчен шартлар тудырмый. Хәтерлисезме, элек биш катлы йортларны ничек төзегәннәр? Һичшиксез югарыда чормага вентиляция тәрәзәсе булган. Бик күп санлы күгәрченнәр анда оя корган. Бүген исә, террорчылыкка каршы көрәш шартларында, болар барысы да бик кырыс контрольдә тотыла, тәрәзәләр ябык, чормаларга керү мөмкин түгел.

Икенче яктан, архитектура үзе, пыялалы биек йортларның үзенчәлекләре күгәрченнәргә ояларга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә алар азая.

Казанда хәзер 200-гә якын кош төре яши









Әгәр шулай дәвам итсә, алар бит бөтенләй юкка чыгарга мөмкин?

И.Р.: Юк, моның өчен борчылмасагыз да була. Хәер, әгәр кешелек ъз алдына шундый максат куйса – бу ирешерлек. Мәсәлән, Кытайда узган гасырның 50-60 елларында чыпчыкларны, бик күп микъдарда дөге белщн тукланганга күрә, юк итү максаты куйган булганнар. Һәм бу килеп чыккан. Дөрес, аларга алмашка бик күп санда корткычлар үрчи башлаган. Нәтиҗәдә Кытай чыпчыкларны яңадан сатып алган, шул исәптән бездә дә, аларны яңадан үрчеткәннәр.

Ә күгәрченнәрне юкка чыгарсаң ни булыр? Алар да, мөгаен, ниндидер файда китерәдер? Шәһәр экосистемасында аларның роле нинди?

И.Р.: Күгәрченнәр очрагында хәл башка булачак. Әйтик, без аларны юк итәбез, ди. Без нәрсәгә ирешәчәкбез? Без үзебезне алар белән аралашу рәхәтеннән мәхрүм итеп кенә калмыйча, зур проблемалар китереп чыгарачакбыз, менә ни өчен.

Без күгәрченнәргә шәһәрләрдә яшәү өчен шартларны үзебез тудырдык, һәм беренче чиратта аларның туклану чыганагы булып азык калдыклары тора. Ел саен безнең чүплекләрдә күк күгәрченнәр йөз мең тонна азык калдыклары ашый! Һәм бу бит черегән, бозылган, өстәмә инфекция чыганагы булдырган органика. Үз чиратында бу күселәрнең актив үрчүенә китерер иде, алар белән беркем дә азык чыганаклары өчен көндәшлек итмәс, ә ул күпкә күбрәк булыр иде. Бу җәһәттән күгәрченнәр, карга семьялыгындагы кошлар кебек үк, санитар-чистартучылар булып тора. Өстәвенә, шәһәрләрдә чүп үләннәре күп, аларның орлыклары белән дә тукланалар.

«Әгәр паркта авыру кыяфәте белән утырган, йоннары кабарган күгәрченне күрсәк, без аны коткарырга тырышмыйбыз»

Күгәрченнәрне еш кына «оча торган күселәр» дип атыйлар. Алар бит чүплекләрдә туклана, димәк, куркыныч булырга мөмкин?

И.Р.: Күгәрченннәр, чыннан да, инфекцияләрнең барлыкка килүенә һәм таралуына сәбәп булырга мөмкин – бу исбатланган факт. Бу төрле орнитозлар, эчәк инфекцияләре һәм башкалар. Бу планда шактый сак булырга, аларга кагылмаска, контактка кермәскә, кулдан ашатырга тырышмаска кирәк. Моны балаларга аңлату аеруча мөһим, чөнки алар еш кына авыру күгәрченнәрне тота, аларны кызгана. Әгәр дә без, кайдадыр паркта, урындык янында авыру кыяфәтле, йоннары тырпайган күгәрчен утырганын күрсәк, һич кенә дә аңа тимичә, аны коткарырга тырышмыйча үтеп китәбез. Еш кына бу кошлар инде үлемгә дучар ителгән һәм ярдәмгә мохтаҗ түгел.

«Февральдән ноябрьгә кадәр күгәрченнәр актив оя кора, шул вакыт эчендә алар 3-4 буын кош чыгарырга өлгерә»


Инфекцияне алар контактсыз да, һавадан да тапшыра ала, диләр? Бу дөресме?

И.Р.: Бик дөрес. Әйтик, без кош гриппы турында сөйлибез. Бу, асылда, сулыш юллары аша тапшырыла торган авыру. Беренче чыганаклар Азиядә, кешеләр кош-корт янына кергәндә, тузан барлыкка килгәч, кешеләр аны сулый һәм авырый башлаган. Өстәвенә, кош мамыгы аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Тагын сак булырга кирәк. Менә хәзер кешеләр битлек киеп йөри, респираторлар – сәламәтлекне саклап калуның яхшы ысулы. Әгәр сез контейнер мәйданчыгы янында күгәрченнәр күп яшәгәнен беләсез икән, чүп түгәргә битлек киеп чыга аласыз.

Күгәрченнәр – ул мәхәббәт символы, аларны туйларда күккә очыралар, нәкъ менә әлеге кошларны валентинкаларда ясыйлар. Алар чыннан да шундый тугры, яратучы кошлармы?

И.Р.: Сер итеп кенә әйтәм: күгәрченнәргә караганда да ышанычсызрак ир белән хатынны таба алмассыз. Февральдән ноябрьгә кадәр күгәрченнәр актив рәвештә оя кора, бу вакыт эчендә алар 3-4 буын кош балаларын чыгарырга өлгерә. Әлбәттә, барысы да исән калмый. Алар уртача икешәр йомырка сала, һәм берсен-берсе алыштырып, аларны утырта башлый. Беренче өч сәгать ана утыра, аннары ул партнерын чакыра башлый. Ул очып килә, аны алмаштыра, ул тамак ялгарга, эчәргә очып китә. Ләкин ул аның чакыруына килмәсә, ул торып очып китә – аның вакыты тәмамлана! Үзенә тиешле вакытта ул «сакта тора», ата кеше аны алыштырырга тиеш. Нәтиҗәдә бастырган йомырга һәлак була. Яңа партнер эзләү башлана.

Ләкин оя корганда да алар тугрылык сакламый. Без күгәрченнәрнең гел гөрелдәшеп торганын күрәбез, әмма февраль яки март айларында алар инде үзләренә пар тапкан иде. Ата күгәрчен аның артыннан актив рәвештә карый, тәрбияли, аралаша, шул ук вакытта кайдадыр аның оясында балалары белән ана кош көтеп утыра. Шулай булгач, күгәрчен тугрылыгы – ул миф.

«Каргалар семьялыгына керүчеләр – кош дөньясы интеллектуаллары»

Илгизәр Ильясович, бүген иртән тәрәзәне ачкач, беренче ишетүем – карга тавышы булды. Аларның саны Казанда чиксез күп булса кирәк...

И.Р.: Хәзер шундый чор, яз, алар үзләренә игътибар җәлеп итә, территория өчен көндәшлек алып бара, шуңа күрә шундый шау-шу куптара. Кышын шәһәрдә каргалар саны иң күбе 200-300 меңгә кадәр арта, ә җәй көне бездә якынча 800-900 пар оя кора, шуннан да артык түгел. Мондый зур шәһәр территориясе өчен бу бик аз. Гомумән, процент нисбәтендә карасак, бездә 50% кош – чәүкә, 40% – каргалар һәм 10%-ка якын кара каргалар тәшкил итә, алар кышка көньякка очып китүдән туктады.

Каргалар да шәһәргә ниндидер файда китерәме?

И.Р.: Каргалар – күгәрченнәргә караганда да зуррак санитар. Күгәрченнәр – ул ирексездән ашаучылар, ә каргалар – хайваннарны да, үсемлек азыкларын да, азык калдыкларын да ашаучы типик полифаглар.

Каргаларның саны арту зыян китерергә дә мөмкин – алар ерткыч кошлар, башка файдалы кошларны юк итәләр, вак чыпчыкларның ояларын җимерәләр, кошларга һөҗүм итәләр. Бездә җәй көне куакларны кыркып бетерәләр, ә алар эчендә бик күп кошлар – киндер чыпчыгы, чебенче кошы һәм башка бик файдалы сирәк кошлар оя кора, алар теләсә кайсы паркның бизәге булып тора. Куаклык кырылганнан соң оя ачыла, каргалар аны җиңел генә юк итә.

Кышын шәһәрдә каргалар саны иң күбе 200-300 меңгә кадәр арта.


Тик бу ниндидер зур зыян түгел, алардан файда күбрәк. Каргаларның кешегә һөҗүме – ул әкият. Алар бары тик нәселләрен яклаган очракта гына кешеләргә һөҗүм итә ала: әйтик, кош баласы оядан егылып, аның янында кеше басып торган очракта. Әлбәттә, кош баласын яклаячак, бераз читкә китеп торырга кирәк, бераздан карга тынычланыр.

«Интеллектуаль үсеш буенча кошлар арасыннан карга семьялыгына кергән кошлар һәм тутый кош лидерлык тота»


Каргаларның бик акыллы булуы дөресме? Интернетта каргаларның катлаулы мәсьәләләрне хәл итү экспериментлары белән бик күп роликлар бар

И.Р.: Каргалар семьялыгына керүчеләр – ул кош дөньясын интеллектуаллары. Алар вәзгыятьне төгәл бәяли белә. Хәтта ашаганда да алар үзләрен кем ашатканын карый, якынгарак очып килергә мөмкинме, дип бәяли. Ягъни алар ризыкны ир-атмы, хатын-кызмы, яшь яисә карт кеше бирүен күзәтә һәм аңлый. Алар, мәсәлән, күгәрченнәрдән аермалы буларак, беркайчан да уяулыкларын югалтмый.

Гомумән, интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе буенча карга семьялыгына кергән кошлар һәм тутый кошлар алда бара. Соңгы урынны күгәрченнәр алып тора – күк күгәрченнән хәтта тавык та акыллырак. Йорт кошларыннан иң акыллылары – казлар. Боларның барысын да галимнәр тәҗрибә барышында ачыклый.

Быел Казанда имән борын кышлады

Илгизәр Ильясович, башка кошлар турында да сөйләшәсе килә. Ни өчен Казанда ел дәвамында үрдәкләрне шулкадәр күп күзәтергә була? Мәсәлән, Болакта кешеләрнең аларны кышын да, җәен дә ничек ашатуларын күрәбез.

И.Р.: 20 ел элек, шәһәрдә кайбер үрдәкләрнең кышлавы турында беренче сигналлар барлыкка килгәч, бу безнең өчен сенсацион вакыйга булды. Ә хәзер кышлаучы үрдәкләр беркемне дә гаҗәпләндерми. Күпләр моны климат – глобаль җылыну белән бәйли. Мөгаен, бу эштә дә кеше роль уйнагандыр, аның ярдәмендә шәһәрдә көчле салкыннарда да катмый торган ачык сулыклар саклана. Мондый сулыкларга техник су кушыла. Әйе, ул чистартылган, ләкин шулай да ул җылы һәм катмый, шуңа күрә үрдәкләргә кышны көньякка очуга караганда шундый сулыкларда уздыру җиңелрәк.

Барлык суда йөзүче кошлар өчен ачык сулык кирәк, әгәр ул булса, димәк, үрдәк үлмәячәк, бу аның өчен яклау да, азык та. Суда ресурслар – үсемлек калдыклары, суүсемнәр, моллюсклар күп.

Шәһәрдә кышка тагын нинди кошлар кала?

И.Р.: Быел, мәсәлән, Казанда имән борын кышлавы турында ике тапкыр хәбәр килде. Бу бик кызыклы күчмә кош. Шулай ук тургайлар, карабүрек, миләш чыпчыклары да кала, быел яшеллек күп булды.

Гомумән, шәһәрдә теге яки бу кошларның кышлавы локаль шартларга, архитектурага, оялау ысулына, ландшафтка бәйле. Һәм тагын шундый фактор бар – кем өлгергән, шул территорияне алган. Шуңа күрә бер төбәктә, ләкин төрле шәһәрләрдә, анда тереклек итүче кошлар җыелмасы бик нык аерылырга мөмкин.

Кыш көне су йөзеп йөрүчеләр арасында бездә кызыл башлы чүрәкәй, бүрекле кара үрдәк – сирәк күчмә кош күзәтелә. Ягъни әкренләп бездә кышлый торган күчмә кошлар даирәсе киңәя.

Казанда агулы үрдәк, диңгез бөркете һәм башка сирәк кошлар барлыкка килә

Илгизәр Ильясов, безнең шәһәрдә башка киңлекләрдән кошлар барлыкка киләме?

И.Р.: Әйе, орнитологлар һәрдаим теге яки бу төр кошларның барлыкка килүен билгеләп үтә. Мәсәлән, соңгы елларда даими рәвештә диңгез бөркете – халыкара Кызыл китапка кертелгән күренеш очрый. Ул Киров районында Казанны Иван Грозный яулап алган вакытта һәлак булган сугышчыларга куелган гыйбадәтханә-һәйкәлдән ерак түгел күренгән. Әлеге акваториядә, сентябрь аеннан башлап һәм якынча бер ай дәвамында, диңгез бөркете яши.

 Соңгы елларда Казанда даими рәвештә диңгез бөркете очрый – ул халыкара Кызыл китапка кертелгән төр







10 ел элек без шулай ук шәһәребездә ремез (песнәкнең бер төре) оясын таптык. Бу бик кызыклы кош, ул үсемлек мамыгыннан оя кора.

Тулы сусаклагычлар барлыкка килү күп сандагы акчарлаклар семьялыгына кергән кошлар барлыкка килүгә китерде. Мәсәлән, бездә элек көньякта гына очрый толрган карабашлы акчарлаклар урнашты. Нәзек томшыклы шөлди, ходулочник кебек кошларны очратырга була – болар да көньяк төрләр.

Соңгы елларда кешеләрнең игътибарын агулы үрдәк җәлеп итә, аның барлыкка килүе шулай ук безнең өчен сенсация булды. Ул кинәт кенә Казан сулыкларына бәреп керде – нәкъ менә бәреп керде, чөнки орнитологлар чүрәкәйләр, кара үрдәкләр барлыкка килер дип көтте, ләкин агулы үрдәк килер дип беркем дә уйламады. Ул озын муенлы үрдәк сыман кош, бик матур,ачык. Аны башкалардан аерып алу бик җиңел: ул йөзә, аннары кинәт кенә суга чума, юкка чыга – һәм бераздан бу урыннан 10-15 метр ераклыкта пәйда була. Соңгы 10 елда бу кош Казандагы иң вак сулыкларны да үзләштерде.

«Кошларның азыгы тиз эшкәртелә – бу канатлыларның җиңел булып калуы, оча алуы өчен кирәк. Шуңа күрә алар һәрвакыт ашарга эзли»


Кошларны нәрсә белән ашатып була? Үрдәкләрне икмәк белән ашатсаң, аларга зыян китерү дөресме?

И.Р.: Әлбәттә юк. Кем кошлар өчен ризыкны аерым пешереп утырыр? Моның өчен беркем дә алынмас. Кагыйдә буларак, без кошларны өстәлдәге ризыклар белән сыйлыйбыз. Иң мөһиме – берничә төп кагыйдәне истә тоту. Кошлар өчен иң көчле агу – тоз, шуңа күрә аларга тозлы ризык ашатырга ярамый. Иң яхшысы – көнбагыш ашату, әмма чи көнбагыш, кыздырылган түгел. Ә икмәккә килгәндә – беләсезме, кайчакта ризыксыз калдырганчы, ашату яхшырак. Кошларның азыгы тиз эшкәртелә – бу канатлыларның җиңел булып калуы, оча алуы өчен кирәк. Шуңа күрә алар һәрвакыт ашарга эзли.

Сирәк очрый торган кызыклы кошларны кайда күрергә була? Канатлыларны күзәтү, алар белән якыннанрак танышу өчен ниндидер күнекмәләр яки техника кирәкме?

И.Р.: Күп йөрергә һәм карарга кирәк, һичшиксез, бинокль белән – ансыз берничек тә булмый. Кош–кортны танып белү өчен, үзең белән яхшы билгеләүче китап булу мәслихәт. Әлбәттә, урманга яки сулыкка беренче экскурсияләр тулы хаос булып күренергә мөмкин: һәркайда нәрсәдер җырлый, чыңлый, ялтырый. Әмма монда тәҗрибә, игътибарлылык һәм теләк мөһим – әгәр сүз җырчы кошлар турында барса, күрү һәм ишетү.

Казанда матур һәм сирәк кошларны, барыннан да элек, Аккош күлендә күрергә була. Бу территориянең бер өлеше мәдәниятләшкән булуга карамастан, ул элеккечә урман булып кала бирә. Бу урыннарда тагын сандугачларны һәм башка кошларны очратырга була. Шулай ук аларны эре паркларда – мәсәлән Казансу яр буйлары тоташкан Горький исемендәге паркта да күзәтергә мөмкин. Гомумән, Казансуда Касә ягыннан Миллениум күперенә кадәр бик күп кызыклы кошлар яши. Анда агулы үрдәкне дә очратырга мөмкин, кара үрдәкне дә, чүрәкәйне дә. Әйткәнемчә – иң мөһиме, сабырлык, күзәтүчәнлек һәм теләк.

Барлык яңалыклар