Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2021, 12:17

QR-кодларны пассажирларга билет саткан вакытта тикшерәчәкләр – ТР Транспорт министрлыгы

Татарстанда 22-нче ноябрьдән кертелә торган COVID-19 белән бәйле чикләүләр тәртибен эшләүне дәвам итәләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Екатерина Виславская). Җәмәгать транспортында кергәндә тикшерү керү юлында түгел, ә пассажирлар билет алган вакытта башкарылачак, дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Медицина ягыннан каршылыклар булу турында QR-код алу тәртибе һәм форматы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләнә.

Андрей Егоров яңа чикләүләрнең 10 көннән гамәлгә керәчәген искәртте, детальләр хәзер эшләнә. 22-нче ноябрьдән  вакцинация яки соңгы ярты елда кичерелгән COVID-19 авыруы турында QR-кодсыз 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга муниципальара һәм муниципаль маршрутлар буенча, ягъни республика буенча ташучы җәмәгать транспортында йөрү тыела. Яңа кагыйдә төбәкләр арасындагы сәфәрләргә һәм такси эшенә кагылмый.

«Пассажирларны урамда беркем дә тотмаячак. QR-кодларны тикшерү билет сатканда башкарылачак дип ниятләнә. Ягъни пассажирга билет сатканчы, кондуктор QR-код сораячак. Әгәр дә ул юк икән, пассажир транспорт чарасыннан төшеп калырга тиеш булачак. Хәзер шундый ук чаралар битлек режимын үтәү буенча үткәрелә, – дип хәбәр итте ул. – Кондукторның бурычы – бер тукталыш дәвамында пассажирларга билет сату. Әлбәттә, моны эшләү авыр. Гражданнарның аңлы булуына өметләнәбез».

Вакцинация узмаган, коронавирус белән авырмаган һәм медицина ягыннан каршылыклары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк затларның ташламалы транспорт карталары блокланачак. Моның өчен ТР Сәламәтлек саклау һәм ТР Саннар министрлыклары үз мәгълүмат базаларын синхронлаштыру өстендә эшли. Әмма инде декабрь аена транспорт карталарын тулыландырырга өлгергәннәргә борчылыр нәрсә юк – баланс сакланачак, гамәл чикләүләрне бетергәннән соң озайтылачак, дип хәбәр итте Андрей Егоров. Хәзер льготачыларның 30%-ы гына транспорттан актив файдалана.

Пассажирларны QR-кодсыз йөртүне тыю җәмәгать транспортына гына түгел, бу өлкәдә эшләүче башка юридик затларга да кагылачак «Бу чара ташучылар үзләре дә инфекция белән көрәш буенча җаваплылык алып барсын өчен юнәлтелгән», – дип аңлатты министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, бераз иртәрәк, 15-нче ноябрьдән, башка чикләү чаралары үз көченә керәчәк. QR-кодсыз театрларга, кинотеатрларга, спорт һәм башка массакүләм чараларга кертмәячәкләр.

Барлык яңалыклар