Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2020, 13:07

Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасында булдылар

Ирек мәйданында тантаналы гаскәрләр йөрешен 20 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне трибунадан күзәтте.


(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь, Алинә Бережная). Бүген Казан үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Ирек мәйданы буенча Казанның меңгә якын хәрби хезмәткәре, хәрби училище курсантлары, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм башка структуралар вәкилләре, шулай ук 40 берәмлек хәрби һәм тарихи техника узды. Бәйрәмне трибуналардан 20 сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре күзәтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

24-нче июнь көне тантаналы йөреш өчен очраклы рәвештә генә сайлап алынмады. 75 ел элек нәкъ менә шул көнне Мәскәүдә Кызыл мәйданда Советлар Союзының Бөек Ватан сугышында нацистлар Германиясен җиңүен билгеләп үткән тарихи парад була.

Быел тантаналы чара коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү белән узды. Шәһәр халкы өчен телевизор һәм интернет аша трансляция оештырылды.

Традиция буенча тантаналы йөреш А.Александровның «Изге сугыш» музыкасына Җиңү Байрагын һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт әләмнәрен чыгарудан башланды.

Зур экранда Мәскәүдә Кызыл мәйдан белән турыдан-туры кушылу оештырылган иде, анда ил Президенты Владимир Путин барлык россиялеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, быел Җиңү хөрмәтенә традицион тантаналар бөтен ил буйлап 24-нче июньдә, 1945 елда Кремль диварлары янында җиңүчеләрнең легендар парады узган көнне уза. «Бу парад тарихка күрелмәгән көч триумфы буларак, явызлык өстеннән яхшылык, сугыш өстеннән тынычлык, үлем өстеннән тормыш тантанасы буларак кереп калды. Ватанның барлык яклаучылары исеменнән мәйданга нацистларның төшерелгән байраклары һәм штандартлары нәфрәт белән ташланган - гадел үч алу һәм кырыс кисәтү билгесе буларак. Кызыл мәйдан буенча фронт һәм флотларның җыелма полклары узган. Һәм аларның корыч маршында үзләрен аямыйча Ватан өчен көрәшкән, Җиңү белән өйләренә әйләнеп кайткан һәм сугыш кырларында ятып калган миллионлаган сугышчылар да күзгә күренмичә катнашкан», - диде В.Путин. Ил Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге буын совет геройларының батырлыкларын онытырга тиеш түгел. «1941 елда Германия кораллы көчләренең 80 проценттан артыгы һәм аның сателлитлары СССРга каршы тупланган иде. Ләкин бу рәхимсез берләшмә совет гражданнарының бердәмлеге алдында көчсез булып чыкты.

Нәкъ менә безнең халык коточкыч, тоталь явызлыкны җиңә алды, дошманның 600-дән артык дивизиясен тар-мар итте, дошман самолетларының, танкларының, артиллерия орудиеләренең гомуми санының 75 процентын юк итте һәм ахырга кадәр үзенең героик, гадел, чиксез корбаннар китерү юлын үтте.

Сугыш турында төп, дөрес, бернәрсә белән дә яшереп калдырылмаган хакыйкать менә шуннан гыйбарәт тә инде. Без аны сакларга һәм якларга, балаларыбызга, оныкларыбызга һәм балаларыбызның оныкларына тапшырырга тиешбез. Бүгенге хәрби парад - бу изге хакыйкать хөрмәтенә, бөтен Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсен билгеләгән җиңүчеләрнең күренекле буыны хөрмәтенә», - дип мөрәҗәгать итте россиялеләргә В.Путин. «Без сезнең каһарманлык казанышларыгыз турындагы хәтер беркайчан да югалмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Бу безнең намус бурычы һәм хәзергебез һәм киләчәгебез алдында җаваплылыгыбыз», - дип үзенең мөрәҗәгатен төгәлләде Россия Президенты.

Сугыштан кайтмый калган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан РФ Дәүләт гимны яңгырады.

Ветераннарга фидакарь батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та җиткерде. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Казандагы парадта Советлар Союзы Герое. Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган 1945 елгы парадта катнашучы Борис Кириллович Кузнецов та бар. «Россиядә шул куркыныч сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк. 700 мең татарстанлы фронтка киткән, һәр икенчесе сугыш кырларыннан кайтмаган. Картлар, хатын-кызлар һәм балалар тәүлек буе тылда җиңү өчен көрәшкәннәр. Безнең әниләргә һәм әтиләргә нәрсә аша үтәргә туры килгәнен күз алдына да китереп булмый, бигрәк тә сугыш елларының ни дәрәҗәдә коточкыч булуын тасвирлау мөмкин түгел. Ләкин барлык авырлыкларга һәм газапларга карамастан, безнең халык бирешмәде. Безнең ветераннар бөек батырлык күрсәттеләр, киләчәк буыннар аны беркайчан да онытмаячак. Хөрмәтле ветераннар, сугыш һәм хезмәт батырлыгы өчен барлык җиңүчеләр буынына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, сезгә олуг Җиңү өчен тирән ихтирамымны белдерәм. Сез һәрвакыт безнең өчен батырлык һәм кыюлык, ныклык һәм чын ватанпәрвәрлек гәүдәләнеше булачаксыз», - диде Р.Миңнеханов.

ТР Президенты ассызыклаганча, совет халкының батырлыгы бүгенге буын өчен үрнәк булып тора һәм Бөек Җиңүнең нинди бәя түләп ирешелүен истә тоту мөһим. «Безнең бурыч - Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турында тарихи дөреслекне саклау һәм тарихны үзгәртеп язуның теләсә нинди омтылышларын булдырмый калу. Бүген җиңүчеләр буынының данлы хәрби традицияләрен Россия армиясе лаеклы дәвам итә. Югары башкомандующий Владимир Путин җитәкчелегендә Россия Федерациясе кораллы көчләренең оборона потенциалы һәм абруе үсә», - диде Р.Миңнеханов һәм ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе теләде. Шуннан соң Татарстан гимны яңгырады.

Алга таба Казан Суворов хәрби училищесы барабанчыларының җыелма ротасы барабаннары ритмы астында Казан гарнизонының 1 меңгә якын хәрби хезмәткәре, хәрби училище курсантлары, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм башка структуралар вәкилләре узды, колонна составында беренче тапкыр прокуратура расчеты катнашты.

Мәйданнан 40 берәмлек хәрби һәм тарихи техника узды. Колоннаны Советлар Союзы Герое, танк гаскәрләре генерал-майоры Иван Кобяков хөрмәтенә аталган Т-34 легендар танкы җитәкләде. Шулай ук колонна составында 1943 елда Татарстан хезмәтчәннәре тарафыннан фронтка тапшырылган 200 танктан торган танк колоннасы хөрмәтенә аталган Т-34 «Колхозник Татарии» танкы да узды. Шуның артыннан ук данлыклы танкист Зиновий Колобанов исемен йөртүче ИС-3 танкы үтте, ул бер сугыш эчендә дошманның 22 коралын юк итә.

Моннан тыш, механикалаштырылган колонна составында СУ-100 танкка каршы үзйөрешле совет артиллерия җайланмасы, легендар «Катюша»лар, заманча бронетранспортерлар узды. Колоннаның бизәге ГАЗ М-20 «Победа» ретро-автомобильләре, «Остин» бронеавтомобильләре, БА-20, раритетлы янгын сүндерү машиналары һәм башкалар булды.

Тантаналы чараны хәрби оркестр «Җиңү көне» җырын башкару белән ачты һәм бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Фоторепортаж
Казанда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан гаскәрләрнең тантаналы йөреше узды
Видеорепортаж
24.06.2020 13:26
Барлык яңалыклар