Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2021, 12:47

Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар: «Энергия кулланган өчен барлык исәп-хисаплар, кеше факторы кулланылмыйча, автомат рәвештә ясала»

Декабрь һәм гыйнварда җылылык бәясе артуны экспертлар суыту белән бәйлиләр.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Ксения Швецова). 2020 елның декабрь ае йомгаклары буенча Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе җылылык өчен түләүнең артуын билгеләп үтте. Экспертлар моны җылылык чыгымы арту белән бәйлиләр: ноябрьгә карата җылылык энергиясе чыгымы 30 %-тан күбрәккә арткан. Башкалар белән бергә моңа һава шартлары да йогынты ясады, дип саныйлар белгечләр. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

Коммуналь хезмәтләр, шул исәптән җылылык өчен түләү күләме РФ Хөкүмәте һәм ТР Министрлар Кабинеты карарларында язылган хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә исәпләнә. Түләү өчен нигез булып, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга идарәче компанияләр бирә торган исәпләү приборларының күрсәткечләре тора, дип искәртте «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте физик затларга биллинг һәм электр энергиясен сату буенча директорның урынбасары Роберт Хәбибуллин. «Хисаплаганда, без узган айда күпфатирлы йортка кергән җылылык энергиясе күләменнән чыгып эш итәбез, ә аннары, өй гомумйорт исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган булу-булмауга карап, ахыргы исәпләүләрне башкарабыз. 2021 елда бу планда бернинди үзгәрешләр дә булмады», – дип аңлатты Р.Хәбибуллин.

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча шәһәрлеләрдән квитанцияләрдә артык зур суммаларга шикаятьләр килә башлады, дип өстәде спикер. Аларның сәбәпләрен ачыклау өчен, белгечләр 40 төрле күпфатирлы йорттагы хәлне тикшереп, анализ ясаганнар. Бу анализ декабрьдә гигакалорияләрдә җылылык энергиясе чыгымы ноябрь белән чагыштырганда 31%-ка арткан, ә 2019 ел декабере белән чагыштырсак, арту 13% тәшкил иткән, дип хәбәр итте спикер. Ул бу вәзгыять һава шартлары белән аңлатыла дип өстәде – быел республикада һәм аның башкаласында көчле салкыннар шактый озак торды.

Сүз уңаеннан, гыйнвар аенда җылылык өчен түләү тагын артачак – ул, агымдагы елның беренче ае декабрь белән чагыштырганда, җылырак булуга карамастан, якынча 8% тәшкил итәчәк. Бу ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның һава шартлары турында мәгълүматны һәр айның беренче һәм соңгы числосына кадәр түгел, ә 23-нән 23-нче числога кадәр аралыкта алуы белән аңлатыла – ягъни бу очракта 23-нче декабрьдән 23-нче гыйнварга кадәр күрсәткечләр исәпкә алынган. Бу чорда, Гидрометүзәк күрсәткечләренә караганда, республикада һава температурасы, үткән ай белән чагыштырганда, 1,1 градуска салкынрак булды.

«Безнең компания Татарстан Гидрометүзәге белән килешү төзеде, һәм без исәпкә алган тышкы һава температурасы турында мәгълүмат – Казанда урнашкан ике аттестованный метеостанциядән рәсми мәгълүматлар. Бу күрсәтмәләр өчен Гидрометүзәк җаваплы, шуңа күрә бу түшәмнән алынган ниндидер саннар гына түгел, – дип аңлатты «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары – җылылык һәм электр энергиясен гамәлгә ашыру буенча директор Олег Зверев. – Шул ук вакытта шуны аңларга кирәк: һава торышын исәпкә ала торган төеннәр урнаштырылган йортларда тышкы һава температурасы исәпләүдә күренми һәм аерым өстәлми. Бу очракларда бирелгән җылылык өчен түләүләр нигезенә салынган исәпкә алу приборларыннан мәгълүматлар гына бар».

Барлык исәпләүләр дә автоматлаштырылган: күрсәтмә Казан энергосервисына китә, анда программа кеше катнашыннан башка исәп-хисап ясый, шуңа күрә нинди дә булса хаталар юк, дип өстәде О.Зверев. Бүгенге көндә, аның сүзләренә караганда, «Татэнерго» 3 мең 56 йортка хезмәт күрсәтә, шуларның 246-сында исәпкә алу төене юк, һәм мондый йортларда гына һава торышы җылылык энергиясенең күләмен формалаштыруда катнаша. Белгечләр әйтүенчә, мондый йортларда капиталь ремонт үткәрмичә генә төеннәр кую мөмкинлеге юк. Сүз уңаеннан, хисап төеннәре белән җиһазланмаган йортлар саны кими: соңгы елда аларны Казанның йөзләгән күпфатирлы йортында урнаштырганнар.

Әмма һава температурасы кулланучылар квитанцияләрендә түләүләр күләмен исәпләүче формулага аерым өстәлмәсә дә, ул шулай да ахыргы суммага тәэсир итә, дип ассызыклады «Казэнерго» АҖ генераль директорының җылылык энергиясен сату буенча урынбасары Илдар Гыйльмуллин. «Урамда һава температурасы салкынрак булган саен, без китерә торган җылы йөртүченең температурасы югарырак, – дип аңлатты И.Гыйльмуллин. – Бу, әлбәттә, исәпкә алу приборларында автомат рәвештә чагыла. Шулай булгач, исәпләү өчен формулада һава температурасы катнашмаса да, турыдан-туры бәйлелек бар һәм ул хезмәт күрсәтүләр бәясенә кертелә».

«Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең кулланучылар өчен тариф структурасына электр станцияләрендә һәм котельныйларда җылылык җитештерү (56%), җылылык энергиясен турыдан-туры тапшыру (32%), җылылык югалтулары (11%) һәм җылылык сату (1%) кертелгән. Шулай ук тарифларда, гадәттә, ресурслар белән тәэмин итү өчен кулланыла торган җиһазларны ремонтлау һәм яңартуга акча салына, шуңа күрә квитанцияләр түләү буенча халыкның бурычлары еш кына теге яки бу эшләрнең тукталып торуына китерә. Роберт Хәбибуллин сүзләренчә, 2021 елның 1-нче гыйнварына республика буенча җылылык белән тәэмин итү өчен түләнмәгән бурыч суммасы 6,7 млрд сум тәшкил иткән. Казанда 2020 елның 1-нче гыйнварына бурыч 1 млрд 22 млн сум тәшкил иткән, ә агымдагы елның 1-нче февраленә – 1 млрд 289 млн сум, дип хәбәр итте О.Зверев.

Барлык яңалыклар