Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2020, 14:48

Рөстәм Миңнеханов киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте

Республика Президенты ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Фото: president.tatarstan.ru


(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Республика башлыгы 6-нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында чыгыш ясады. Утырыштан турыдан-туры трансляция оештырылды. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Р.Миңнеханов үз чыгышында 2020 елның әһәмиятле даталарга һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булуын ассызыклады. Алар арасында ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы. «Республиканың тотрыклы үсеше нигезендә – көчле икътисади потенциал, алдагы елларда безнең тарафтан булдырылган тәҗрибә һәм компетенцияләр, шулай ук ил җитәкчелегенең һәм шәхсән Владимир Путинның ярдәме. Республикабыз башкаласы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү Хәтер һәм дан елының күренекле вакыйгасы, татарстанлыларның Бөек Җиңүгә һәм илебезнең куәтен ныгытуга зур өлеш кертүен тану буларак бәяләнергә хаклы. 

Коронавирус пандемиясе Республика тормышына билгеле бер төзәтмәләр кертте, дип саный Р.Миңнеханов. «Иң зур авырлык медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Бөтен көч авыруның зур тизлектә таралуын булдырмау өчен мобилизацияләнгән иде. Ятак урыннар фондын хәстәрләү тиешле вакытында башкарылды. Медицина учреждениеләре ихтыяҗ туган барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителде. Бүген без бу залга хәвефкә каршы көрәшнең иң алгы сызыгында торучы кешеләрне чакырдык», – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты. Ул медицина өлкәсе, Россия Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә пандемия чорында тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балалар онкологиясен дәвалау өчен инновацион үзәк, офтальмология хастаханәсе һәм башка заманча медицина объектлары төзү күздә тотыла. Якын арада республика медицина учреждениеләренә 2 меңгә якын белгеч кирәк булачак.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, икътисадта һәм социаль өлкәдә тискәре нәтиҗәләрне киметү максатларында Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә ил Хөкүмәте тарафыннан ашыгыч төстә ярдәм чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырылды. «Шундый ук чаралар кыска вакыт эчендә республиканың министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителде. Әйдәп баручы предприятиеләрнең эше өчен шартлар тудырылды. Авыл хуҗалыгы, төзелеш тармаклары, социаль өлкә, ашыгыч хезмәт күрсәтү һәм тәэмин итү хезмәтләре бер генә көнгә дә эшен туктатмады. Күрелгән чаралар предприятие коллективларын саклап калырга мөмкинлек бирде. Бу катлаулы чорда йөзләгән волонтер һәм бизнес-берлекләр мохтаҗларга ярдәм кулын сузды», – дип ассызыклады ТР башлыгы.

Р.Миңнеханов ил тормышында мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга дип Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә кагылышлы бөтен Россия күләмендә узган тавыш бирүне атады. Ә сентябрьдә узган Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләрен республика Президенты тулаем команданың югары эше дип бәяли. «Үрнәк мисал - «Халык контроле» мәгълүмат системасы. 2012 елдан алып исәпләгәндә, кешеләрне борчый торган конкрет мәсьәләләргә кагылышлы 300 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелде, шуларның 87 проценты хәл ителде. «Цифрлы Татарстан» проектын алга таба да үстерү зарур», – дип саный Президент.

Планнар турында сөйләгәндә, Р.Миңнеханов республика халыкларының мәдәниятен, үзенчәлеген саклау һәм үстерү буенча чаралар үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Якын аралардагы зур вакыйгалар булып Казан Изге Ана иконасының яңадан торгызыла торган соборын төзүне төгәлләү һәм 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү булачак. ТР Президенты киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итте, шуның мөһим вакыйгаларының берсе Бөтенроссия халык санын алу булачак. 

Р.Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда республика һәм милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Безнең өчен яңа һәм төзекләндерелгән мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм поликлиникалар, парклар һәм скверлар, спорт объектлары, юллар ачу гадәти күренешкә әверелде. 10 ел эчендә социаль-мәдәни объектларның 7,5 меңнән артыгы тәртипкә салынды һәм 3200 дән артык яңа объект төзелде, 400 дән артык җәмәгать урыннары булдырылды, 12 меңнән артык йортта капиталь төзекләндерү уздырылды. Быел яңартылган 49 мәктәп, 117 балалар бакчасы, 96 сәламәтлек саклау учреждениесе, 68 мәдәният объекты, 131 спорт корылмасы үз ишекләрен ачачак», – дип саннар китерде ТР башлыгы.

Мөһим проектлар арасында – Казансу елгасын төзекләндерү стратегиясе. «Анда 30 чакрымга сузылган яр буе һәм 3 мең гектардан артык мәйданда урнашачак 12 парк төзү каралган. Моннан тыш, якындагы елларда без күп фатирлы йортларның 6,5 меңнән артык ишегалдын төзекләндерәчәкбез. Агымдагы елгы планда – 1000-нән артык ишегалды», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Моның белән беррәттән, ТР башлыгы тарихи-мәдәни мирасны саклау, иҗат коллективларына һәм мәдәният эшлеклеләренә ярдәм итү, тармак өчен кадрлар әзерләү буенча зур эш алып барыла, дип ассызыклады. Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  да реконструкция уздыру ихтыяҗы туды.

Республиканың үсешен билгеләүче эшчәнлекнең мөһим юнәлеше мәгариф һәм фән, дип саный Р.Миңнеханов. «Укытучыларыбызга ярдәм йөзеннән илебез Президенты йөкләмәсе нигезендә яңа уку елыннан башлап мәктәпләребездәге 23 меңнән артык сыйныф җитәкчесенә бишәр мең сум акча түләү каралган. Шул ук вакытта без төбәк дәрәҗәсендәге кызыксындыру чараларын да саклап калдык. Моннан тыш, 1-нче сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларының барысын да түләүсез, сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итәбез. Бу 209 мең укучы», - диде ул.

Татарстан Президенты үз чыгышында шулай ук сәнәгать өлкәсендә үсеш векторларын, экологияне саклау программаларын гамәлгә ашыруның мөһимлеген, транспорт инфраструктурасын камилләштерүне, авылда тормыш сыйфатын күтәрүне билгеләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Юлламаның тулы тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар