Казанда 17-нче июльдә ачык ишекләр көне узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне Казанда 17-нче июльдә узачак. Бизнес вәкилләре Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе белгечләреннән бушлай консультация алачак.
Эшмәкәрләр өчен бердәм Ачык ишекләр көннәре айның һәр өченче чәршәмбесендә, шулай ук кварталның өченче аеның һәр өченче пәнҗешәмбесендә уза. Алар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Казан эшкуарларын 17-нче июльдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәләр: Большая Красная ур., 30. Консультация алу өчен алдан язылу кирәкми, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында.