Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2020, 15:26

Казан югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары ораторлык осталыгы буенча тренингта катнаша ала

Тренинг 4 сәгать дәвам итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Казанда 25-нче октябрьдә «Штаб» креатив индустрияләре резиденциясендә (Татарстан ур., 20) фәнни мәгълүматны һәркем аңларлык итеп бирү һәм ораторлык осталыгы буенча тренинг узачак.

Чара студентларга, магистрларга, аспирантларга, вуз укытучыларына, галимнәргә юнәлтелгән. Тренинг 4 сәгать дәвам итәчәк. Чара барышында лекторлар катлаулы мәгълүмат бирү методлары һәм презентацияләр формалаштыру буенча берничә лекция укыячаклар, шулай ук алынган белемнәрне ныгытуга юнәлтелгән гамәли дәресләр үткәрәчәкләр. Тренинг программасы үз эченә чыгышларда юмор һәм охшату кебек тәэсирле чараларны куллану, слайдлар һәм сторителлинг булдыру өчен визуализация нигезләре кебек лекцияләрне үз эченә ала, дип хәбәр итә оештыручылар. Чарада катнашу бушлай. Катнашырга теләүчеләргә анкетаны 24-нче октябрьгә кадәр тутырырга кирәк.

 

Барлык яңалыклар