Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). 26-нчы ноябрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 34 юл эшчесе һәм 204 махсус техника, шул исәптән 83 катнаш юл машинасы, 58 трактор щеткасы, 29 үзбушаткыч, 19 фронталь төягеч, 5 «Барсик» мини-төягече, 3 кар төягеч һәм башка төр техника катнашачак.
Карны Бауман, Габишев, Таҗи Гыйззәт, Горький, Дзержинский, Достоевский, Касаткин, Кремль, Лобачевский, Миславский, Нариманов, Профсоюз, Пушкин, Театр, Тихомирнов, Федосеев, Фукс, Фучик, Чернышевский, Чехов, шулай ук Ирек мәйданыннан, Оренбург тракты һәм Җиңү проспектыннан чыгару планлаштырыла.
Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткаларын кулланып ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар белән эшләү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машиналар йөри торган өлеше буенда калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. Гаризаларны шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин.