Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2021, 10:08

Атнаның төп 15 яңалыгы: вакцинацияләнгән кешеләр санының артуы, балалар инклюзив үзәген ачу һәм «Игелекле дулкын»

Шәһәр тормышындагы төп вакыйгалар турында тулырак KZN.RU порталы материалында укыгыз.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Бу атнада Татарстан башкаласы бөтен илдән шәһәр төзелеше өлкәсендә эшләүче архитекторларны һәм белгечләрне җыйды. Алар «Казаныш» беренче бөтенроссия архитектура-төзелеш форумында катнаштылар. Ә инде бүген, 4-нче декабрьдә, федераль дәрәҗәдәге тагын бер масштаблы проектның – «Игелекле дулкын» фестиваленең суперфиналы узачак. Бу атнада шәһәр хуҗалыгында нинди вакыйгалар һәм үзгәрешләр булуы турында – KZN.RU порталы күзәтүендә.

1. Вакцинацияләнүчеләрнең саны арта бара

Казанда коронавирус авыруы белән хәл тотрыклана – халык арасында вакцинацияләнүчеләр саны арта, һәм шуның белән бергә инфекция таралу темплары да кими. Бүгенге көндә ТР башкаласының өлкән яшьтәге халкының 71%-ы вакцинаның бер генә компонентын булса да ясаткан. Әлеге мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков җиткерде. Бу – вакцинация әлеге темпта барса, Яңа елга кадәр казанлыларның күмәк иммунитеты формалашырга мөмкин дигән сүз.

Әмма әлегә җиңел суларга иртәрәк – Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидимиологик чикне 13,6%-ка узган. Поликлиникалар, респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүен исәпкә алып, элеккечә үк, коронавирус пандемиясенең катлаулы шартларында эшли. Шәһәр сәламәтлек саклау системасының авыруга ничек каршы торуы турында яңалыклардан укыгыз. 

2. Чикләрсез спорт

Чәршәмбе көнне Казанда Инвалидлар декадасы старт алды, аның уңаеннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус программа әзерләнгән. Аерым алганда, балалар һәм өлкәннәр өчен 24 спорт чарасы планлаштырылган, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шәһәрнең 13 спорт объектында спорт белән шөгыльләнә ала. Алар күбрәк йөзү һәм дәвалау физкультурасын сайлый. Сентябрь аеннан спорт объектларына килүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр саны мең ярымнан артып китте. Шулай ук «Талантика» яшьләр клубында физик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен спорт залы ачылды.

 

Бүген Татарстан башкаласында 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5308-е – балалар. Шәһәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен нинди дәресләр һәм түгәрәкләр үткәрелүе турында – бу яңалыкта.

3. Уңайлы шәһәр

Казанда виртуаль уңайлы мохит картасын булдыру өстендә эшне ​дәвам итәләр. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә үз маршрутларын алдан планлаштырырга һәм төгәл уңайлы мохит булган объектларны сайларга ярдәм итәчәк. Хәзергә виртуаль картага 250-дән артык социаль инфраструктура объекты кертелде, барлыгы 400-дән артык урын тикшерелде. Профильле белгеч һәм район администрацияләре хезмәткәрләре кергән махсус комиссия бордюрларның биеклеген, ишек уемнарының киңлеген, тактиль плитка булу-булмавын һ.б. карый. Комиссия Казандагы яңа төзелешләрне дә читләтеп узмады. Эшнең ничек баруы турында материалда укыгыз. 

4. Игелек фестивале

Традиция буенча декабрь башында Казанда «Игелекле дулкын» уздырыла. Әлеге фестиваль бөтен Россия буенча талантлы балалар һәм яшүсмерләрнең күп булуын тагын бер кат раслады. Быел анда авыр тормыш хәлендә калган 2,5 меңнән артык бала катнашты. Ростов-Дон, Новосибирск, Ярославль, Симферополь, Курск, Кемерово һәм Мәскәүдә сайлап алуларны узучылар бүген, 4-нче декабрьдә, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә суперфиналда очрашачак һәм үзләренең вокаль һәм хореографик талантларын, ишарәле җырлау осталыгын, сәхнә сәнгате күнекмәләрен, шулай ук инструментларда уйнап күрсәтәчәк. 6-нчы декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак. Россия йолдызларыннан балаларга теләктәшлек күрсәтергә кемнәр киләчәген, материалда укыгыз.

5. Архитектура өлкәсендә фикер алышулар

Бу атнаның иң төп вакыйгаларының берсе «Казаныш» беренче бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы булды. 1-нче декабрьдән 3-нче декабрьгә кадәр Ak Bars Retro Cars күргәзмә үзәге мәйданчыгында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Киров, Новосибирск, Ростов-Дон, Ярославль һәм Россиянең башка шәһәрләреннән әйдәп баручы архитекторлар, төзүчеләр, девелоперлар һәм тармакның башка вәкилләре җыелды.

Форумның беренче көнендә Казан Мэры Илсур Метшин пленар утырышта биналарны, торак комплексларны һәм шәһәрнең архитектура тышкы күренешен проектлауга аерым игътибар бирелүен, ә төзүчеләр һәм девелоперлар үзләре шәһәр халкының яшәү рәвешен формалаштыруын ассызыклады. Торак квадрат метрының бәясе күпфатирлы йортлар проектларында ничек чагылуын материалда укыгыз.

6. Яңа заман – яңа алымнар

Шәһәрне үстерү институты алдында Казанны яхшы якка үзгәртү, шәһәрне халык өчен тагын да матуррак һәм уңайлырак итү бурычлары тора. Казан Мэры инициативасы буенча оештырылган оешма илебезнең һәм чит илләрнең тәҗрибәле белгечләре белән хезмәттәшлек итәчәк һәм яшь белгечләрнең сәләтләрен ачачак. Бу хакта «Казаныш «форумының икенче көнендә яңа институтны тәкъдир итү вакытында билгеле булды. 

 

Советлар Союзы вакытында булган идеяләрне яңа алымнар кулланып хәзер ничек тормышка ашырылачагы турында материалда укыгыз.

7. Иң яхшы шәһәр төзелеше проекты

Архитектура темасын дәвам итеп, бу атнада Татарстанның дүрт проекты Ландшафт архитектурасы өлкәсендә Россия профессиональ премиясенә лаек булды, шулардан ике Казан проекты ике беренче урынны яулады. Казансу елгасын үстерү стратегиясе иң яхшы шәһәр төзелеше проекты дип танылды. Экологик, инженерлык дизайны объектларына багышланган проектлар арасында «Татарстан көзгеләре» туристлык-ял итү кластеры көмеш призер булды, аның территориясендә Зәңгәр күлләр урнашкан.

8. Табигатьтә начар һава торышы юк

Атна башы яңгырлы булды, моның сәбәбе – киң атлантик циклон, аның фонында республикада һәм башкалада аномаль һава торышы күзәтелде. Иң болытлы көннәр дүшәмбе һәм сишәмбе булды, тәүлек эчендә айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше яуды. Бу хакта галимнәр ни әйтә, материалда укыгыз. 

Бу көннәрдә юл хезмәтләренә дә эш артты. Кайбер урамнарда явым-төшем артык күп яуганлыктан, су басулар күренеше булды, эшчеләр яңгыр сулары коеларын чүп-чардан һәм боз катламыннан чистартты.

9. Мэрга сораулар

Казанда Г.Камал урамындагы 45-нче номерлы йорт ныклап төзекләндереләчәк, ә «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Салмачы бистәсендәге Восход һәм Үзәк урамны тәртипкә китерәчәкләр. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин пәнҗешәмбе көнне гражданнарны кабул итү вакытында хәбәр итте. Халык белән очрашу онлайн-режимда узды. Казанлылар шәһәр башлыгына тагын нинди сораулар биргәннәрен әлеге яңалыкта белергә мөмкин. 

10. Ә безнең бистәдә газ

Бер көн алдарак, чәршәмбе көнне, Instagram дагы туры эфир вакытында Казан халкы сорауларына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин җавап бирде. Ул Казан бистәләрендә һәм бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләрнең үз йортларына ничек газ үткәрә алулары турында сөйләде. Гаризаларны инде 123 йорт хуҗасы тапшырган. Газга, коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләрен исәпкә алмыйча, тагын 136 йортны тоташтырырга мөмкин булачак. Бу мөмкинлектән ничек файдаланып булуын материалда укыгыз.

11. Маршрутлардагы үзгәрешләр

Бу атнада Чистай урамындагы 60-нчы номерлы йорт янында машиналар йөри торган юл өлешендә җимерелү хасил булган. Бу җәмәгать транспортының кайбер маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрүгә китерде. Шулай итеп, 28а, 43-нче һәм 54-нче номерлы автобуслар өчен хәрәкәт схемасыннан «Сибгат Хәким», «Чистай», «Алексей Козин» тукталышлары төшереп калдырылды, ә 1-нче номерлы троллейбуслар вакытлыча кыскартылган маршрут (Горький шоссесы – Чистай урамы) буенча йөри. Убылу хасил булган участокта «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре төзекләндерү эшләре алып бара. 

 

Җәмәгать транспортының хәрәкәт маршрутлары турында тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин. 

12. Зур реконструкция

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасын үстерү дәвам итә. Бу атнада машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен бер елга диярлек Магистраль урамы, 4 1-нче корпустан алып Девятаев урамына кадәр Мехчылар урамы участогы ябылды. Зур Казан боҗрасының әлеге участогын файдалануга тапшырганнан соң, шәһәрлеләргә Җиңү проспектыннан елга порты ягына барып җитү бик тиз һәм уңайлы булачак.

Реконструкция барышында юл участогын дүрт полосага кадәр киңәйтәчәкләр, әмма моның алдыннан тузган су белән тәэмин итү, фекаль һәм яңгыр сулары канализацияләре челтәрләре яңадан үзгәртеп корылачак. Машина йөртүчеләргә нинди маршрутлар сайларга һәм 31-нче номерлы автобусның хәрәкәт схемасы ничек үзгәрәчәк икәнен материалдан укып белергә була. 

13. Курчак театрында – «Сәмруг»

Хәзер үсешендә үзенчәлекләре булган балалар да театр студиясендә шөгыльләнә һәм программалаштыруга, робототехникага өйрәнә ала. Яңа инклюзив ял үзәге «Әкият» балалар курчак театры базасында эшли башлады һәм менталь тайпылышлары булган балалар өчен Казанда гына түгел, Татарстанда да беренче шундый учреждение буларак танылды.

Җомга көнне балалар үсеше һәм иҗаты өчен барлык шартлар да тудырылган үзәккә Казан мэры Илсур Метшин килде.Ул учреждение хезмәткәрләренә үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен сайт булдыру тәкъдиме белән чыкты, анда балаларның үсеше өстендә эшләүче белгечләрнең киңәшләре урнаштырылачак. Балаларның үзәктә нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм нинди уңышларга ирешүләре турында тулырак материалда укыгыз. 

14. Нәтиҗәләр ясалды

«Казаныш» форумының соңгы көне Татарстан башкаласындагы иң яхшы объектны билгеләү буенча смотр-конкурс нәтиҗәләре белән истә калды. Архитекторлар һәм төзүчеләр өчен юнәлеш бирүче бәйге озакка сузылган тәнәфестән соң (2017 елдан башлап) беренче тапкыр үткәрелде. Анда 41 компания катнашты, 112 тормышка ашырылган объект һәм проект тәкъдим ителде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды. Җиңүчеләр рәтенә кемнәр кергәнен материалда укыгыз.

15. Иң яхшы ял һәм туризм проекты

Җомга көнне тагын бер сөенечле яңалык билгеле булды – Казанның «Замбези елгасы» зоопаркы бөтен дөньядан 35 объект арасында НОПРИЗ халыкара профессиональ бәйгесендә иң яхшы гамәлгә ашырылган ял һәм туризм проекты дип танылды. 2019 елда ачылган зоопаркта 6,7 гектарлы территориядә Африка хайваннарын гына күрсәтәләр. Хәзер зоопаркта 127 төрдәге хайван яши. Дәрәҗәле конкурсның ничә катнашучы җыйганы – материалда.

Барлык яңалыклар