Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2021, 12:21

Узган тәүлектә 34 татарстанлыда коронавирус табылган

Шуларның 14-е Казанда яши.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). Татарстанда 34 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 12 кеше хастаханәгә озатылган, 22-се өйдә дәвалана.

14 кеше - Казанда, 8 кеше - Яр Чаллыда, 3 кеше - Әлмәт районында, икешәр кеше - Азнакай, Аксубай һәм Баулы районнарында, берәр кеше Әлки, Минзәлә һәм Тукай районнарында яши.

9-нчы апрельгә Татарстанда 19 мең 732 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 16 мең 841 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 55-е - узган тәүлектә. Вакцинацияне 167 мең 529 кеше узган, шулардан 102 мең 260 кеше икенче доза вакцина алган.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9150 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 623 мең 984 кеше авырган, 4 млн 248 мең 700 кеше сәламәтләнгән, 102 мең 247 кеше үлгән.

 

Барлык яңалыклар