Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2020, 13:19

Казанда үзәк чыршылар янында тәүлек буе хезмәт итәчәк полиция постлары оештырылган

Яңа ел бәйрәмнәрендә эшкә штат хезмәткәрләреннән тыш өстәмә рәвештә якынча меңләгән полиция хезмәткәрен һәм Росгвардия хәрби хезмәткәрләрен җәлеп итәчәкләр.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә штат режимында хезмәт итүче полиция хезмәткәрләреннән тыш, тәртип саклау өчен өстәмә рәвештә меңгә якын полиция һәм Росгвардия хәрби хезмәткәрләре эшкә җәлеп ителәчәк. Шәһәрнең үзәк чыршылары янында тәүлек буе эшли торган полиция постлары оештырылган, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин.

Эш башланыр алдыннан барлык чыршы шәһәрчекләре тикшерү уза һәм әзерлек турында махсус актлар ала

Яңа ел бәйрәмнәре чорында идарәнең җитәкчелек составының тәүлек буе кизү торуы кертелде, тикшерү-оператив төркемнәр көчәйтелде. Моннан тыш, шәһәрдә мөмкин булган терактлар, шул исәптән ялган терактлар турындагы хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирү төркемнәре булдырылган, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы. Яңа ел чыршылары урнашкан һәм бәйрәм чаралары узачак урыннарда өстәмә ЮХИДИ постлары каралган.

ТР башкаласында Яңа ел чаралары 94 мәйданчыкта узачак, шулардан 8 төп урын: «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта төп шәһәр чыршысы, Кремль яр буендагы чыршы шәһәрчеге һәм алты район чыршысы. Бу мәйданчыкларда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең кизү торуы 14-нче гыйнварда чыршы шәһәрчекләре ябылганчы тәүлек буе оештырылган.

Хокук тәртибен тәэмин итү өчен штатлы режимда хезмәт итүче полиция хезмәткәрләреннән тыш, өстәмә рәвештә Росгвардиянең меңләгән полиция хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләре эшкә җәлеп ителә. Моннан тыш, эшкә хосусый сак оешмалары хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр җәлеп ителде.

Яңа ел бәйрәмнәреннән тыш, 6-нчы гыйнвардан 7-нче гыйнварга каршы төндә шәһәрнең 43 православие гыйбадәтханәсендә һәм чиркәүләрендә Раштуага багышланган бәйрәм чаралары узачак. Бу һәм башка чараларда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип билгеләп үтте А.Мищихин.

«Идарә кызыксынган ведомстволар белән хезмәттәшлектә террорчылык актларын, экстремистик күренешләрне кылуны кисәтү, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру чорында гражданнарның шәхси куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары комплексын гамәлгә ашыра», - дип ассызыклады ул.

Яңа ел бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру чорында гражданнар күпләп җыела торган урыннарның куркынычсызлыгына һәм террорчылыкка каршы якланганлыгына зур игътибар бирелде. Белгечләр кызыксынган хезмәтләр, ведомстволар, районнар администрацияләре һәм чараларны оештыручылар катнашында чыршы шәһәрчекләренә комплекслы тикшерүләр уздырдылар. Нәтиҗәләр буенча чыршы шәһәрчекләренең әзерлеге турында тиешле актлар рәсмиләштерелде.

«Әзерлек акты булу гражданнарны объектка кертү буенча мәҗбүри шарт, - диде А.Мищихин. - Бүгенге көндә Сыртланова урамындагы балалар паркы һәм Мир урамындагы парк буенча зур булмаган искәрмәләр бар. Бүгенге көн дәвамында алар эшләнеп бетәчәк».

«Ел тәмамлану белән эчке эшләр хезмәткәрләре җилкәсенә тагын да зур йөкләнеш ятты»

Агачларның ылыслы токымнарын законсыз кисү фактларын бетерү буенча зур эш башкарыла. 2020 елның 20-нче декабреннән 31-нче декабренә кадәр Казанда «Чыршы» оператив-профилактик операциясе уза. 28-нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 14 административ хокук бозу ачыкланган һәм бетерелгән.

Моннан тыш, 20-нче декабрьдән 15-нче гыйнварга кадәр Казанда шулай ук «Полиция Кыш бабае» бөтенроссия акциясе уза. Ул балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга, күзәтүчесезлекне профилактикалауга һәм социаль якланмаган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. А.Мищихин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 50-дән артык гаиләгә килгән, аларның балалары балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрдә профилактик хисапта тора, аларга бүләкләр тапшырганнар.

«Казанда оператив хәл тотрыклы, хокук саклау органнары контролендә тора. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе республика Эчке эшләр министрлыгы, башка министрлыклар, ведомстволар һәм оештыручылар белән берлектә Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чорында шәһәрдә хокук тәртибен тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелде, - дип йомгаклады А.Мищихин.

Казан Мэры Илсур Метшин Казан полиция гарнизоны хезмәткәрләренә ел дәвамында яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Ел тәмамлану белән эчке эшләр хезмәткәрләре җилкәсенә тагын да зур йөкләнеш ятты, - дип билгеләде ул. - Бәйрәмнәр нинди дә булса эксцессларсыз узсын, дигән зур үтенеч белдерәбез. Һәм сезнең үзегезне дә саклавыгыз мөһим. Хәзер полиция хезмәткәрләренең барысы да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үти һәм башка шәһәр халкы өчен үрнәк булып тора, дип әйтергә мөмкин».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.12.2020
Видеорепортаж
28.12.2020 11:53
Барлык яңалыклар